Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау: өлкәннәр бакча уңышларына сөенә


Җәмһурия апа Биккузина помидорлары искитмәле
Җәмһурия апа Биккузина помидорлары искитмәле

Җәй коры булуына карамастан, милләттәшләребез бакчаларында мул уңыш үстергән. Тирә-юньдәге күршеләрен гаҗәпләндереп, матур чәчкәләре белән дә мактана алар.

Көннәр көзгә авышса да, Филәрит һәм Җәмһурия Биккузиннар бакчасы әле ямен югалтмаган. Филәрит аганың үз куллары белән эшләгән өе дә, Җәмһурия апа утырткан чәчәкләр дә балкып тора. Бу гаилә 18 ел элек җир алып, аны бүген матур, уңышны мул итеп бирүче бакча итүгә ирешкән. “Моның өчен бик күп эшләргә кирәк булды”, дип уртаклашты хуҗабикә Җәмһурия апа Биккузина.

Бакчачы матурлыкка омтыла, тирә-ягында аллы-гөлле чәчкәләрнең күп булуын тели. Аларны яратып карый. Чәчкәләрнең дә төрлесен сайлый. Чәчкәләр, үсентеләр төрле чирләргә бирешмәс өчен карап, аларны җил-давылдан саклап, бу елларда ул бик күп белем дә туплаган.

Биккузиннар чәчкәләргә күбрәк игътибар биреп, аларны карыйбыз дисәләр дә, җиләк-җимешләрдән, яшелчәләрдән дә ел саен мул уңыш алалар. “Быел эссе җәй экзотик җимешләргә дә өлгерергә мөмкинлек бирде. Кавын, карбыз искитмәле зур һәм татлы булып җитешкән”, дип сөенечен яшермәде өлкән яшьтәге милләттәшебез.

Биккузиннарның карбызлары
Помидорлар да сөендергән хуҗаларны. Һәр бакчачы мондый уңыш белән мактана алмый. Кайбер сортларның җимешләре бер килограммнан да артык булып үскән.

Быел күпме уңыш алуын әйтә алмады хуҗабикә. Ул юмарт кеше – уңышының күп өлешен дусларына, туганнарына, уңыш үстерә алмаган күршеләренә тарата икән. Кунаклар да күп килә үзләренә. Аларны да үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимешләр белән сыйларга яраталар.

Бакчада эшләп арыгач, утырып ял итәр өчен, яшел үсентеләр белән уратылып алынган чатырлары да бар. Аны Филәрит ага үзе ясаган. Югыйсә, һөнәре буенча башка тармактан – 35 ел Ижсталь заводында һәм тимер юл ширкәтендә эшләп, лаеклы ялга чыккан. Балта остасы да түгел. Өе дә гади, әмма зәвык белән эшләнгән.

Бакчаны нәкъ үзгәртеп кору елларында, 18 ел элек, алганнар. Ул вакытта кибеттә материаллар, эш кораллары да юк иде. Шуңа карамастан, өйләрен дә, мунчасын да салганнар, үсентеләрен дә алып үстергән уңган хуҗалар.

Биккузиннар инде киләсе елга кайчан һәм нәрсә эшләячәкләрен планлаштырып торалар. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, алар бакчаларыннан баш тартырга җыенмый.
XS
SM
MD
LG