Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мүнхенда Октоберфест башланды


Мүнхен – Бавария башкаласында бүген Октоберфест башланып китте. Мәшһүр сыра бәйрәме быел 200 еллыгын билгели.

Шул уңайдан бәйрәм зурлап үткәрелә. Тарихи урынга ике гасыр элек булган күренешләр кайтарылган. Ат чабышлары, төрле тамашалар үтә.

Мүнхен бургомайстеры Кристиан Уде беренче мичкәне ике сугуда бәреп ачып, үзенә күрә беренче рекордны куйды.

Былтыргы бәйрәмдә 6 миллионлап кеше катнашып, 6 миллионлап литр сыра эчелгән иде.

Быел бу саннар артыр дип көтелә. “Сыра елгасы” 4 октябрьгә кадәр агачак.
XS
SM
MD
LG