Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукойл түрәсе катнашындагы юл казасын кабат тикшерергә таләп итәләр


Мәскәү – Русиянең автомобиль сөючеләр федерациясәсе шимбә көнне Мәскәү үзәгендә пикет үткәреп, Лукойл түрәсе машинасы катнашындагы юл казасын кабат тикшерергә таләп итте.

Пикетны оештыручы Сергей Канаев сүзләренчә, моңарчы үткәрелгән тикшерү гадел булмаган.

Тикшерүчеләр бар гаепне “Ситроен” машинасында барган һәм һәлак булган хатын-кызга аударган. Лукойл вице-президенты Анатолий Барковны алып барган “Мерседес” йөртүчесе исә гаепсез дип табылган.
XS
SM
MD
LG