Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдад шартлауларында кимендә 12 кеше һәлак булган


Багдад – Якшәмбе көнне Багдадта шартлаткыч тутырылган ике машина шартлау нәтиҗәсендә, кимендә 12 кеше һәлак булган, дистәләрчә кеше җәрәхәтләр алган.

Шартлауның берсе Мансур бистәсендә урнашкан Asiacell элемтә ширкәте бинасы янында булган.

Берничә минуттан Казымия бистәсендә икенче шартлау яңгыраган.

Корбаннар саны тагы да артырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG