Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда Филүс Каһиров концерты узды


Филүс Каһиров
Филүс Каһиров

Татар җыр сәнгатенең яңа йолдызы Филүс Каһиров беренче мәртәбә Самар тамашачылары алдында чыгыш ясады. Өч сәгать буена 700 тамашачы татар моңы белән сугарылган чараны игътибар белән карады. Тирән моң, югары зыялылык, пөхтә һәм тыйнак кием, затлы хәрәкәтләр, концертны алып баручы Камил Кәримовның зәвыклы сөйләме – болар барчасы да халыкта иң яхшы тәэсир калдырды.

Тамашадан соң озак-озак басып кул чаптылар, чәчкә, конфетлар бүләк иттеләр. Ашыкмыйча гына таралыштылар. Киткәндә миңа түбәндәге фикерләрне дә әйтергә өлгерделәр. Олы яшьтәгеләр дә, студентлар да, ирләр вә хатыннар да бу юлы уртак фикердә иде:

"Илле ел буена Илһам Шакиров белән яшәдек. Соңрак аңа Хәйдәр Бигичев килеп кушылды. Куанып бетә алмыйм Филүснең килеп чыгуына. Аллага шөкер, милләтне сүндермәүчеләр бар әле".

Концертта Рөстәм Яхин, Сара Садыкова җырлары белән беррәттән халык җырлары башкарылды. Бу халыкның күңеленә хуш килде. Шулай ук Рәшит Ваһапов исемендәге җыр фестиваленең татар җыр сәнгатендә тоткан урынын да искәртте тамашачы. Күпләр бу фестивальне Филүснең иҗат юлы башлангычы дип саный:

"Рәшит Ваһапов фестиваленең ролен әйтми мөмкин түгел. Бу чара татар дөньясына Филүсне бүләк итте".

Концерттан олылар гына түгел, яшьләр дә канәгать калган. Шулай да олылар кайбер теләкләрен белдерде:

"Өлкәннәр карарлык артист калмаган иде. Ниһаять, Ходай Филүсне бүләк итте. Филүснең башы әйләнеп бозыла гына күрмәсен";

"Җырчыларга сүз тидереп булмый. Музыкант кызларына озын күлмәк кигезсеннәр иде. Тездән югары күлмәктән скрипкада уйнау бик килешеп бетми. Алары турында Рифат Фаттахов уйларга тиештер кебек";

"Классик концертта Камил Кәримовның “булдыклы, чын ир” турындагы шаяруы урынсыз", кебек фикерләрне әйтүчеләр булды.

Концертта катнашкан башка яшь җырчы - Лилиана Газизова, тамашачы күңелен яулады:

"Лилиана Газизова Латвия якларында туып үссә дә, татарча бик матур сөйли, җырлый. Читтәге татарларга бу бик матур үрнәк. Сәхнәдәге тәртибе дә сокланырлык", дип әйттеләр аның турында.

Көн кадагында торган мөһим мәсьәләләр дә читтә калмады: халык санын алу турында Камил Кәримов бик үтемле итеп сөйләде.

Филүс Каһиров үзе дә тамашадан канәгать калды: "Самар тамашачысы миңа бик ошады. Музыканы тирәнтен төшенәләр. Яңадан очрашырга язсын", диде ул.

Әлбәттә, концертның уңышлы үтүендә җирле эшмәкәрләрнең өлеше зур булды. Вазых Мөхәммәтшин, Илшат һәм Хәбил Бикташевлар, Миннәхмәт Халиулловлар чыгымнарның бер өлешен үз өсләренә алды.
XS
SM
MD
LG