Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда Европа оешмасының милли азчылыклар вәкиле булып китте


Ял көннәрендә Кырымда Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек оешмасының милли азчылыклар эшләре вәкиле Кнут Воллебек булып китте. Оешманың югары комиссары Кырым министрлар шурасы рәисе Василий Дҗарты, кырымтатар милли мәҗлесе җитәкчелеге һәм Украина президентының Кырымдагы даими вәкиле Владимир Казарин белән очрашты.

Воллебек сәфәренең максаты турында рәсми игълан ителмәде, әмма аның мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилоглу чакыруы белән килгәне фаразлана.

Украинада президентлыкка Виктор Янукович килгәннән бирле Киев белән Акмәчет арасында мөнәсәбәтләр киеренке булып кала. Янукович кырымтатар халкы вәкилләре шурасын 33 кешедән 19 кешегә кадәр генә калдырды. Эштән алынган шура әгъзаләренең күбесе милли мәҗлес вәкилләре иде.

Янукович 3 августта Кырымга килгәч мәҗлес җитәкчелеге аның белән очрашудан баш тартты. Президент мәҗлес рәисен проблемаларны чишергә теләмәүдә гаепләде.

Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек оешмасының милли азчылыклар эшләре вәкиле Кнут Воллебек белән очрашулар нәтиҗәсендә президент Янукович “Депортациягә дучар булганнарның хокукларын торгызу” турындагы канун өлгесен эшләп бетереп ел ахырына кадәр кабул итәргә кушкан, дип хәбәр ителә. Бу канун өлгесен Югары Радага депутат Мостафа Җәмилоглу тәкъдим иткән иде.
XS
SM
MD
LG