Accessibility links

Алтай башлыгы журналистны мәхкәмәгә бирде


Алтай республикасы башлыгы Александр Бердников оппозициядәге “Листок” басмасы мөхаррире Сергей Михайловны 500 мең сум таләп итеп мәхкәмәгә бирде.

Бердников басмада чыккан кайбер мәкаләләрне үзенә каршы яла ягу дип саный. Губернатор журналистның Алтай хөкүмәтен “абзар” дип атавына ачу белдергән.

Мыскыл иткән сүзләр язудан тыш Михайлов яла ягу һәм экстремизмда гаепләнә. Оппозиция оештырган митингларның берсендә губернаторның беренче урынбасары Сергей Тевонянга каршы шигарь тотып торуы өчен Михайловны әрмәннәргә каршы нәфрәт һәм дошманлык тудыру омтылышында гаепләделәр.

Михайлов үзе бу гаепләүләрне кире какты. “Листок” газетасы баш фатирында тентүләр булган.
XS
SM
MD
LG