Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:42

Татарстан эшмәкәрләре чаң кага - 2011 елдан башлап янә федераль салымнарның артуы көтелә. 2010 елда бердәм социаль салым иминиятләштерү түләүләренә алмаштырылган иде. Бүген ул табышның 26%-тын тәшкил итә. Яңа елдан аны инде 34%-ка күтәрергә ниятлиләр. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу гамәл болай да зур авырлыклар кичергән кече һәм урта эшмәкәрлекне тагын да төпкә тартачак.

Узган атна ахырында Сочида узган халыкара инвестиция форумы кысаларында Татарстан президенты бу проблема турында Русия саклык банкы башлыгы Герман Греф белән сөйләште.

Рөстәм Миңнехановның Герман Греф белән дус булуы күпләргә мәгълүм. Шуңа да аларның очрашуы һәрзаман диярлек җылы, дустанә рухта үтә. Бу юлы исә Миңнеханов Греф белән сөйләшкәндә Русия салым системасын тәнкыйтьләде.

Татарстан президенты фикеренчә, илдә кече һәм урта бизнесның үсешенә тиешле шартлар тудырылмаган.

“Кече һәм урта эшмәкәрлек - ил икътисадының терәге ул. Ләкин алар бүген дәүләт ярдәмен тоймый. Дөрес, безнең эшмәкәрләребез җитештергән товар чит ил көндәшләре белән ярышырлык түгел. Әмма без аларны яңа технологияләргә таянып эшләргә өйрәтергә тиеш. Дәүләткә салым белән дә чамалап эш итәргә кирәк. Аларны арттырмаска, арттырган очракта да моны акрын гына башкару мөһим”, ди Миңнеханов.

Русия саклык банкы башлыгы Герман Греф шаяртып кына аның бу сүзләрен "федераль хакимиятне тәнкыйтьләү" дип бәяләде.

Татарстанның сәүдә һәм сәнәгать пулаты башлыгы Шамил Агеев, “Миңнеханов әйткән бу проблема белән ярты ел көрәшәбез инде”, ди.

Шамил Агеев

Салымны кинәт 34%-ка күтәрү бизнеска нык тискәре тәэсир итәчәк. Татарстанда бу 70%-ка якын эшмәкәргә кагылачак. Моңа каршы без Федерация шурасына да, Русия хөкүмәтенә дә хат яздык. Әмма нәтиҗәсе юк. Без ил җитәкчелегенең “салымнарны арттырырга кирәк” дигәне белән килешәбез. Әмма салымны кинәт икеләтә түгел, әз-әзләп арттырырга кирәк. Бу эш якынча 3 елга сузылырга тиеш. Әле генә ширкәтләрдә хезмәт хакын салымнан саклап, конвертларда бирү галәмәтеннән арындык. Бу яңалык кертелсә, эшмәкәрләр янә үз эшчеләренә “кара хезмәт хакын" бирә башлаячак. Икеләтә күп салым түли башларга ул каян акча алсын? Ил хакимияте бу мәсьәләгә җитдиерәк карасын иде”, ди Агеев.

Татарстанның көндәшлеккә сәләтле товарлары бармы?

Миңнеханов Татарстандагы кече һәм урта эшмәкәрлек белән дә кәнагать булмавын әйтте. Аның сүзләренчә, 900 миллиард сум дип исәпләнгән республиканың еллык гомуми керемендә бу тармак нибары 24%-ны гына тәшкил итә. “5-6 ел эчендә бу санны ким дигәндә икеләтә арттырырга тиешбез. Бүген Татарстанның кече һәм урта эшмәкәре Русия тәкъдим иткән барлык програмнарда да катнаша диярлек. Бу максатларда без 750 миллион сум сарыф иттек”, ди президент.

Аның фикеренчә, Татарстан һәм Русиядә җитештерелгән товарларның күбесе көндәшлеккә сәләтле түгел. Татарстанның сәүдә һәм сәнәгать пулаты башлыгы Шамил Агеев та шул фикердә тора.

“Бездә товарларны сатучы электрон федераль мәйдан бар. 2010 елның беренче 3 аенда биредәге 300 товар сатучыларда кызыксыну уятмаган. Татарстанда җитештерү күләме бик аз. Җитештерү булган очракта да, аны саклап кала алмыйбыз. Мәсәлән, су һәм кием безгә читтән кайтарыла. Гел “Без булдырабыз” дип кенә яшәп булмый. Икътисади халәткә аек акыл белән караган саен, без икътисадка, чыннан да, күбрәк файда китерәчәкбез”, ди Агеев.

Дәүләт шурасының экология, табигать байлыкларын куллану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Илсур Сафиуллин исә, дәүләт икътисадка мөмкин кадәр азрак тыкшынсын иде, ди.

Илсур Сафиуллин

“Дәүләтнең бу өлкәдә катнашуы кимрәк булырга тиеш. Дәүләт бүген иң элек салымнарны кулайлаштыру, тәртип саклау, мәхкәмә системын җайга салу эшләре белән шөгыльләнергә тиеш. Әмма дәүләт сәнәгать эшләренә тыкшынырга, бәяләрне билгеләргә тиеш дигән фикерләр ялгыш”, ди Сафиуллин.

Русиянең күп кенә төбәкләрендәге кече эшмәкәрләргә ярдәм итә торган “Русия үсеш банкы” башлыгы Сергей Крюков исә, Татарстан эшмәкәрләренең башка төбәк бизнесменнарына караганда, кредит акчаларын тизрәк үзләштерүен әйтә. Шуңа да ул пассив төбәкләр хисабына, Татарстанга бирелергә тиешле акчаларның күләмен 50-60%-ка арттырырга вәгъдә итә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG