Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:46

Әфганстан президенты сайлаудан соң БМО утырышына бармады


Әфганстан президенты Хәмид Карзаи илдә сайлау нәтиҗәләрен күзәтү өчен Нью-Йоркта ачылачак БМО генераль ассамблеясы утырышына бармый калды. Президент исеменнән анда тышкы эшләр министры Залмай Рәсүл катнашачак.

Президентның матбугат вәкиле Вәхид Өмәр сүзләренә караганда, “Карзаи илдә мөһим сәяси процесслар барганда әфган халкы белән булу теләген” белдергән.

Шимбә узган парламент сайлавында бирелгән тавышларны санау дәвам итә. БМОның Әфганстандагы вәкиле Стаффан де Мистура, тавыш бирүне “уңышлы” дип бәяләргә әле иртә, диде.

Ил буйлап тавыш бирү урыннарында сайлау тәртибен бозу һәм хәрәмләшүләр күзәтелде, дип хәбәр ителә.

Сайлау шикаятьләре комиссиясенә 700дән артык гариза тапшырылган.

Әфган рәсмиләре шимбә көнне сайлауны “зур уңыш” дип бәяләгән иде.

XS
SM
MD
LG