Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Быелгы фестиваль элеккесеннән яхшырак узды"


Казанда VI Казан халыкара мөселман киносы көннәре тәмамланды. Җиңүчеләр 19 сентябрь кичендә ябылу тантанасында билгеле булды. Быелгы фестиваль җиңүчеләре арасында татар киносы һәм татар актеры да бар.

19 сентябрь көнне “Пирамида” күңел ачу үзәгенә кабат дөньякүләм һәм илкүләм йолдызлар кызыл келәмнән атлап керде. Тирә-якка җыелган фанатлар, ябылу кичәсенә килгән халык “Лимузин”нардан чыгучы кунакларны алкышлар белән каршылады. Танылган актер Эдриан Броудидан исә кайбер бәхетлеләр автограф алырга да өлгерде.


Ябылу тантанасын Ләйсән Дусаева һәм Илфат Габдрахманов алып бардылар. Бу юлы аларга Мәскәү кунагы, танылган театр һәм кино артисты Максим Аверин кушылды.

Тантаналы кичә махсус бүләкләр бирү белән башланды. Кинематографиядә төрек халкы гореф-гадәтләре һәм мәдәниятен күрсәтүе өчен Али Хамраев һәм Болатбек Шамшиев бүләкләнде. Тамашачы мәхәббәте бүләге “Минем исемем Кхан” һәм “Бер-ноль” фильмнарына бирелде. Русия кинотәнкыйтьчеләре исә фильмда заманча итеп этнографияне күрсәтә алганы өчен “Җен” режиссеры Ясмин Чуикхны, кыска метражлы фильмда мәхәббәт хисләрен ачып күрсәтә алганы өчен Лина Асадуллинаны (“Между слов” фильмы) бүләкләде.

Иң яхшы кыска метражлы нәфис фильм исеменә лаек булган киноны эшләүче Мөхәммәд Хамад (“Аксыл-кызыл” фильмы) шушы ук хезмәте белән Александриядә икенче бер бүләк алуы турында әйтте. Анда ул документаль фильм буларак бүләкләнгән.

Иң яхшы кыска метражлы документаль фильм дип Фәлестиннең “Яудагы хатын-кызлар” киносы, ә иң яхшы тулы метражлы документаль фильм дип АКШтан “Америка җиһадчысы” дигән фильмы танылды. Иң яхшы анимацион фильм исеме Сүриядән килгән "Ясмин кошлары"на бирелде.

Тантананың иң кульминацион ноктасы – “Бибинур” фильмына иң яхшы тулы метражлы нәфис фильм исеме бирелү иде. Фильмның продюсеры Светлана Бохараева “Бибинур”ны төшерү бик катлаулы булуын, бу эшкә 200ләп кеше җәлеп ителүен билгеләп үтте.

“Безнең картина – бер авылның гади тарихы, анда яшәүче бер әбинең гади тормышы турында гына түгел. Ул – җирдә ни өчен һәм ничек яшәвебез турында. Фильмны Татарстан, Русиядә генә түгел, читтә дә күрерләр, аларга да кызыклы булыр дип өметләнәм”, диде Бохараева.


“Бибинур”ның режиссеры Юрий Фетинг Казанда бер әйбердән башка барысы да искиткеч булуын әйтте:

“Казан – күз явын алырлык шәһәр. Монда бер әйбердән кала барысы да искиткеч: сезнең әле дә зур, җитди фильмнар төшерерлек чын киностудиягез юк. Аллага шөкер, моны аңлаучы, күрүче кешеләр барлыкка килде. Өметләнәм, алар бу студияне булдыра алыр. Сездә яңа киномәктәп барлыкка килүен бик телим. Ышанам, ул булачак һәм сез чын, тулы метражлы, дөньякүләм фильмнар төшерерсез әле”, диде режиссер.

Тулы метражлы нәфис фильмның иң яхшы режиссеры – "Үз юлың" фильмын төшерүче Иран кешесе Ферейдун Хассанпур, иң яхшы сценарий авторы – Башкортстанның "Җил тотучы" фильмын эшләүчеләр А. Акманов һәм В. Чернышов, иң яхшы оператор – “Гаилә” фильмын төшерүче Георгий Беридзе булды.

Ир-ат ролен иң яхшы башкаручы исеменә “Гастарбайтер” фильмында төшкән Бахадыр Болтаев лаек дип табылды.

Хатын-кыз ролен иң оста башкаручы номинациясендә җиңүчене бүләкләргә чыккан жюри әгъзасы Юксель Аксу үзенең беренче хатыны – кырым татары булуын, аның ташлап китүеннән соң бүтән татар кызына өйләнмәм, дип сүз бирүен әйтте.

“Бүтән татар кызына өйләнмим дигән идем, әмма бер татар актрисасына гашыйк булдым. Бу минем тормышымдагы иң яхшы фильмнарның берсе иде”, дип Юксель Аксу Бибинурны уйнаган Фирдәвес Әхтәмованы бүләкләде.

Фирдәвес Әхтәмова "Пирамида"га кызыл келәмнән уза
Көтелмәгән бүләккә каушап калган татар актеры рәхмәт сүзләрен күз яшьләре аша әйтте:

“Миңа бөтен әйбер көтмәгәндә килә. Менә бусы да көтмәгәндә”, диде ул

Тантанага бер көн кала Фирдәвес Әхтәмова “Бибинур” фильмының үз тормышына ничек тәэсир итүе турында сөйләгән иде:

“Шуның кадәр әйбәт сүзләр ишеттем: хәтта миңа уңайсыз булды! Мәскәүдә булганда да йөгереп килеп тиз генә роза чәчәкләре бүләк итүчеләр булды. Бу фестиваль чәчәкләре генә түгел, халык мөнәсәбәте. Казандагы мөнәсәбәтне әйтәсе дә юк. Караган кешеләр, бигрәк тә миңа якыннар, артистлар бик җылы сүзләр әйттеләр”, диде ул.

Мөселман киносы фестиваленең ябылу тантанасына кунакка Русиянең халык артисты, А.П. Чехов исемендәге Мәскәү академия театрының сәнгать җитәкчесе һәм мөдире Олег Табаков та килгән иде. “Простоквашино” геройлары булып киенгән балалар махсус Табаковка багышлап җырлады һәм аны 75 яшьлек юбилее белән тәбрик итте. Мәдәният министры Зилә Вәлиева да сәхнәгә чыгып, Табаковны туган көне һәм Татарстан президентының “Хезмәт һәм дан” медале бирелү белән котлады.

Ахырдан, алар Рөстәм Миңнехановның “Кино сәнгатендәге гуманизм өчен” дигән махсус бүләген тапшырды. Бу исемгә “Билал” фильмы өчен Һиндстан режиссеры Саурав Саранджи лаек булды.

Зилә Вәлиева киләчәктә анимацион фильм өчен Казанда туган рәссам, танылган аниматор А.Алексеев исемендәге бүләк булдырылачагы турында әйтте һәм VI Казан халыкара мөселман киносы фестивален ябык дип белдерде.


Фестиваль турында фикерләр

Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов быелгы фестивальнең узган елгысыннан яхшырак узуы турында әйтте.

Нияз Игъламов
“Былтыргы фестиваль миндә бик начар тәэсир калдырды, чөнки програм көчсез иде. Быелгысы белән чагыштырганда бигрәк тә. Быел күпме фильм карадым, күбесе көчле фильмнар. Алар төрле номинацияләр буенча катнаша. Аерым анимация турында әйтергә кирәк. Татарстанның мультипликациясе барлыкка килде – бу бик сөенечле хәл. Мультипликация сәнгатен фестивальгә кертүне уңай бәялим. Караган фильмнар миңа бик ошады. Бигрәк тә “Америка шәрыгы” дигән фильм ошады. Бу фестивальдә беренче тапкыр чын Һолливуд фильмы катнаша...

Минем өчен бу фестиваль, беренче чиратта, Татарстан киносы өчен этәргеч булырга тиеш. Минемчә, ул әкренләп шул максатына ирешә бара”, диде Игъламов.

“Сәхнә” журналы хезмәткәре Илмир Хәбибуллинда “Брелок” фильмы татар киносының алга китүенә өмет уяткан.

“Фестивальдә каралган фильмнарның исәбе әкренләп югала бара, чөнки програм шактый бай, эчтәлекле. Бик көчле фильмнар бар. Миңа, мәсәлән, Иран фильмы бик ошады. Кыска метражлы фильмнар арасында Илдар Ягъфәровның “Брелок” фильмы тәэсир итте. Татар киносында алга барыш, хәрәкәт бар дигән фикер туды”, дип белдерде журналист егет.

Ләйсән Фәйзуллина
Фестивальнең матбугат үзәге әгъзасы Ләйсән Фәйзуллина бер килгән кунакларның башка елларда чакырусыз да килүе турында сөйләде.

“Килгән кунаклар барсы да бик канәгать. Шундый кешеләр бар: хәтта фестивальгә бер килеп, ошатып кайтып китәләр дә, икенче тапкыр үз теләкләре белән киләләр. Чакырмасак та, үзләре теләк белдерәләр...

Быел шунысы бик куандыра: фильмнарга Казан халкы бик күп йөри, теләп йөри. Хәтта керә алмыйча калган кешләр дә була, чөнки заллар тулы”, диде Фәйзуллина.

Тамашачылар исә кәнәфиләргә генә түгел, баскычка утырып карарга да әзер иде.

“Без эш кешесе булгач, соңгарак калып киләбез. Әлбәттә, утырып карарга урыннар булмый. Баскычта утырып карасак та, түзәрлек”, диде мөселман киноларын карарга килгән Ландыш Ибраһимова.
VI Казан халыкара мөселман кинофестивале тәмамланды. Бу көннәрдә Татарстан башкаласында илкүләм һәм дөньякүләм танылган кино йолдызлары кунак булды. Дөньяның 60 иленнән килгән фильмнарны жюри әгъзалары Казан тамашачысы белән бергә карады. Хәзер инде 7нче фестиваль турында уйлый башларга да була. Ә анысы, VII Казан халыкара мөселман фестивале– “Алтын мөнбәр” исемендә узар дип көтелә.
XS
SM
MD
LG