Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә тәрбиягә алынган өч ятимнең берсе кире дәүләткә кайтарылган


Русиядә балалар хокукларын яклаучы Балалар Фонды башлыгы Альберт Лиханов сүзләренә караганда, ятимнәр йортыннан тәрбиягә алынган балаларның өчтән бер өлеше, ягъни 30 мең бала кире дәүләт оешмаларына кайтарылган.

Яңа ата-аналар бу балалардан аларны карау өчен дәүләттән акча вакытында җибәрелмәгәне сәбәпле баш тарткан, дип хәбәр ителә. 2008 елдагы глобаль икътисади кризис аркасында Русиядә ятим балалар өчен түләүләр кимеде.

Рәсми саннарга караганда, бүгенге көндә Русиядә II дөнья сугышы чоры белән чагыштырганда да ятим балалар саны югарырак. Илдә балалар йортында 700 меңләп ятим тәрбияләнә. Бу Русиядә бөтен балаларның 20%.
XS
SM
MD
LG