Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:27

Рамил Юныс: "Ислам – татулык дине"


Рамил хәзрәт Юныс (c), Рәшит Вилданов, Ренат Хәбибуллин

Рамил хәзрәт Юныс (c), Рәшит Вилданов, Ренат Хәбибуллин

“Азатлык”ның түгәрәк өстәл сөйләшүендә мөселманнарның дини һәм дөньяви тормышта иманны саклау һәм башкалар белән килешеп яшәү турында бара. Сөйләшүдә Кол-Шәриф мәчетенең имам хатибе Рамил хәзрәт Юныс, теш табибы Рәшит Вилданов һәм Казан университетының аспиранты, яшь сәясәт белгече Ренат Хәбибуллин катнаша.

Римзил Вәли. Соңгы вакытта кайбер төбәкләрдә сугыш-талашлар туктамаса да, дин, милли телләрне куллану белән бәйле бәхәсләр бар, милләттәшләрнең һәм диндәшләрнең күтәрелеше сизелә. Быелгы Рамазан ае нәрсәсе белән аерылды? Бераз үзгәреш, яки дингә игътибарның артуы сизеләме?

Рамил хәзрәт Юныс.
Беренчедән әйтәсем килә, дин кешенең Аллаһы тәгалә тарафыннан күңеленә туганнан ук салынган табигый халәте. Дин кешегә акыл белән дә килми, ул иҗтимагый таләпләр дә түгел. Табигый халәт булып бала туа. Әти-әнисе, дус-ишләре, яшәгән җәмгыяте, этнокультура, сәяси халәтләр баланың эчтәге халәтен туплыйлар, һәм бала аның хакында бөтенләй онытырга мөмкин. Шуңа күрә соңгы елларда дингә капкалар ачылгач, яшьләр дингә омтылдылар.

Бүген яңалыклар, алдынгы фикерләр белән кызыксынучы татар яшьләре радио, телевидение, газет-журналлар, интернет аркылы мәгълүматны аңлап, күңелләренә Аллаһ тәгалә салган ноктаны табып, мәчеткә юнәлделәр. Күпләренең әти-әниләре, әби-бабалары атеистлар, динсез. Без соңгы елларда шушы яшьләрнең дингә тартылуларына, мәчеткә килүләренә, университетта укучы шәкертләрнең дә бу юлга басуларына куанабыз. Шуңа күрә нинди генә кызу, озын көннәр булмасын, ураза тотучылар саны быел артты.

Рухи тормышыбызда тагы бер яңалык бар. Кол-Шәриф мәчетендә быел беренче тапкыр кадер кичәсе үткәрдек. “Яңа гасыр” каналы аша турыдан-туры эфирга чыктык. Бөтен дөньяга Кол-Шәрифнең кадер кичәсе күренде. Киләсе елга да тагы бер зур максат куйдык. Әлегә мин аны әйтмим. Киләсе елларда да без яшьләр белән дини кануннарны өйрәнү юлларын эзләячәкбез.

Рамил хәзрәт Юныс
Римзил Вәли. Дини бурычларны үтәү, гомумән дини рухны, иманны күңелгә кабул итү гади нәрсә түгел. Бер ук авылда, бер ук шәһәрдә төрле кешеләр төрле тормыш белән яшиләр. Совет режимы вакытында да төрле әхлак режимында яшәгән кешеләр бар. Сез үзегез кайчан, ничек ислам диненең мәгънәсен аңлый башладыгыз?

Рамил хәзрәт Юныс. Алланың рәхмәте булмаса, бер кеше дә дингә килә алмый. Акыл белән генә, мең томлы китап укып чыксаң да, бөтен диннәр тарихын өйрәнсәң дә, Алланың рәхмәте булмаса, динне кабул итә алмассың. Ник Аллаһ тәгалә кешегә шушы һидәятне бирә? Ул я берәр сынау үткән, я ул ниндидер гамәл кылган, я аның бер изгелеге булган... Шул сәбәп аркасында Аллаһ тәгалә кешегә бүләк ясаган.

Рәшит Вилданов.
Миңа да Алланың рәхмәте булды. Миңа Рөстәм хәзрәт Зиннуров белән очрашырга туры килде. Аның белән аралаша торгач исламны тирәнрәк аңлый башладым. Хәзер уразаны да тотам, биш тапкыр намазны да укыйм. Исламга килү бөтен яктан да яхшы тәэсир итте.

Римзил Вәли.
Сезнең эшегез ислам дине белән бәйләнгәнме?

Рәшит Вилданов. Гомуми яктан караганда, дәвалау – ул бит кешегә ярдәм күрсәтү. Дин ягыннан караганда ниндидер шартлар тудырырга кирәк, кешенең эчке хисләре чиста булырга тиеш.

Ренат Хәбибуллин. Үз вакытында дәү әтием, дәү әнием миңа сүрәләр, догалар өйрәтте. Мин биш вакыт намазны 2004 елда укый башладым. Дусларым да тәэсир итте. Әбиемнең дөньядан китүе дә минем өчен зур этәргеч булды. Әлбәттә, һәр кешенең үз сәбәбе була. Хөкүмәтнең дә роле бардыр. Туксанынчы елларда милли хәрәкәт зур үсеш алган иде. Хәзер ул дини үсеш белән алмашына.
Римзил Вәли


Римзил Вәли.
Рамазан аенда сугышлардан, талашлардан тотылып торырга, ялганнарга ярамавы турында онытмаска кирәк. Шул ук вакытта, татарлар яшәгән авылларда аракы сату кимемәгән дип әйтәләр. Бу нәрсә? Җәмгыятьтәге имгәклекме? Диннең җәмгыятькә уңай тәэсире бармы?

Рамил хәзрәт Юныс.
Диннең тәэсире артмаса, яшьләрнең дингә тартылуы булмас иде. Ләкин Шиһабетдин Мәрҗәнинең әйткән сүзләре бар: “Ислам тарихында беркайчан да мөселман халкы җир йөзендә күпчелек санда булмады һәм булмаячак та”. Чөнки Коръәндә шундый аят бар: "Әгәр дә син җир йөзендәге күпчелеккә иярсәң, алар сине адашуга алып килерләр".

Ислам дине шул кадәр күп кырлы дин, аның эчендә әзер икътисад та, әзер сәясәт тә һәм башка фәннәр дә бар. Ләкин күрәбез, дөньяда икътисади кануннар икенче. Ислам банклары турында күп сөйлибез, ләкин Татарстанда, Русияда ислам банклары юк. Шуңа күрә гыйбадәт белән чикләнгәндә үсеш күренми. Балаларга ислам тәрбиясе бирелми. Әти-әниләреннән, балалар бакчаларыннан тәрбия юк. Институтларда кайсы студент нәрсә таба ала, шуны эзли. Ярый әле зур шәһәрләрдә мәчетләр бар. Башка районнарны карыйк, авыл яшьләре кемнән нәрсә сорый ала?

Римзил Вәли. Ислам дине, мөселман берләшү турында әйткәндә күз алдына Согуд Гарәпстаны, Иран килә. Анда ислам дин вәкилләре күпчелекне тәшкил итә. Русияда без күпчелек түгел, азчылык. Бу шартларда ничек яшәргә? Ничек бер-беребезгә комачауламыйча аңлашып яшәргә?

Рәшит Вилданов
Рәшид Вилданов. Намазга басканчы Төркиягә барырга туры килде. Анда мин хәзрәтләрнең йортларында яшәдем. Мин бер урамда сенагога да, мәчет тә, чиркәү дә булуына шаккатым. Мин бит Төркиядә бөтенесе дә мөселманнар дип килгән идем. Шунда миңа гади генә аңлатып бирделәр: “Аларның үз дине, безнең үз динебез. Без бер-беребезгә комачауламыйбыз”. Шуңа аптыраган идем.

Минем эшемдә бернинди каршылык күренми. Безнең теш клиникасына руслар да, чуашлар да, марилар да, яһүдиләр дә килә. Килгән мөселманнарга намаз укыр өчен урыннары бар.

Ренат Хәбибуллин.
Татарстанда яшәүче халыкның составы толерантлыкка берникадәр фактор була. Татарстанда бер генә дингә ярдәм итү дөрес булмас иде. Шуңа күрә хөкүмәт ярдәмне тигез бирергә тырыша.

Рәмил хәзрәт Юныс. Күп милләтле һәм күп динле булу безнең республика өчен зур нигъмәт. Минем күп кенә гарәп, мөселман илләрендә булганым бар. Бер дин, бер милләт булган илләрдә фәлсәфи, фәнни үсеш тукталган кебек. Безнең халык башка милләтләр, диннәр арасында яшәгәндә уйлана, эзләнә. Ул үзенең динен матуррак, гүзәлрәк итәргә тырышып, һәрвакытта үзенә күрә бер ярыш кебек бара.

Кол Шәриф мәчете эшли башлагач, бигрәк тә 2005-2006 елларда, бөтен дөньядан йөзгә якын фән белгечләре һәм журналистлар килеп, бер Кремльдә ике храм ничек яшисез дип танышып киттеләр. Мәчеттән чыккач, тәрҗемәчеләрдән бу хәзрәт дөрес әйтәме, чыннан да шулаймы, дип сорыйлар икән. Башка милләтләр белән дус мөгамәлә таба алуның хәерле икәнлеген тынычлыкны югалткан халык кына белә.
Ренат Хәбибуллин


Кол Шәриф мәчетенә ничә тапкыр Русия субъектларының президентлары килеп күз яшьләре белән безнең халыкка дога кылыгыз әле дип сорадылар. Аларны андагы бүленешләре, тынычсызлыгы турында тыңласаң, үзебезнең хәлләрне уйлыйсың да, Аллага шөкер дип әйтәсең. Шуңа күрә бездә тынычлык булгач, үсеш тә бар.

Әгәр дә без бер җәмгыятьтәге дин әһелләре үзара талашып торсак, мондый җәмгыятьтә үсеш була алмый. Без үзебезнең киләчәк буыныбызның тамырына балта чабачакбыз. Шуңа тынычлык һәм тату яши алудан да хәерле нәрсә юк. Бу Коръәннең күп кенә аятьләренә туры килә.

Әйтик, "Аллаһы Тәгаләдән башкага табына торган дин әһелләрен сүкмәгез. Әгәр дә сез аларны сүксәгез, алар сезнең динне сүгеп, сез гаепле булырсыз", диелә бу аяттә.

Аллаһы Тәгалә әйтә: “Әгәр дә сезгә кылыч күтәрмиләр икән, әгәр дә сезне җирләрегездән кумыйлар икән, башка дин әһелләренә карата гадел булыгыз, алар белән дус һәм тату яшәгез”, дигән аять бар Коръәндә. Әгәр дә бүгенге көндә безгә башка дин вәкилләре кылыч күтәрмиләр, көчләп чукындырмыйлар, җирләребездән кумыйлар икән, димәк, бездән дус яшәү таләп ителә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG