Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кем көчле?


Русиядә соңгы 20 елда үзгәрешләр күп булды. Әмма кайбер әйберләр үзгәрми. Хатын-кызлар машина гына түгел, трамвай-автобуслар да йөртә, асфальт та сала, җитәкче урыннарга да ирешә. Әмма җәмгыятьтә андыйларга мөнәсәбәт урта гасырлардагыча кала.

“Светофорда яшел янганын көткәндә мин нишлим? Светофорга гына карап утырам. Хатын-кызлар нишли? Алар иреннәрен буяп утыра яки журнал укый. Бу алар өчен гадәти хәл. Куркыныч бит бу”, ди Мәскәүдә өч машинаның берсен хатын-кыз йөртүенә күнегә алмаган Николай Мухин.

Машина йөртүче хатын-кызлар машинаның үзләре өчен хөррият һәм бәйсезлек икәнен аңлата.

“Хатын-кызлар үзләренең кайчан һәм нинди эшкә барачаклары турында азмы-күпме үзләре карар кыла алса да, җәмгыять аларга “хас” гадәтләрне искә төшереп тора,” ди социология белгече Елена Здравомыслова.

“Зомби тартмаларында” һәм урамнарда каһвә рекламасымы, машинамы, кер юу машинасымы – аларның барысында эчке киемле һәм биек үкчәле хатын-кызлар сурәтләнә. Журналлар, рекламалар, телевидение тапшырулары хатын-кызларга "хас" якларны оныттырмый.

Русия хөкүмәте мәгълүматларына караганда, илдә ел саен гаиләдә кыйналып, җәберләнеп 14 мең хатын-кыз үлә. Сәгать саен ире яки сөйгәне үзенең хатынын кыйнап үтерә дигән сүз.

“Монда барысы да әле ирләр кулында. Җәмгыять хатын-кызның үсешенә әзер түгел. Бу үзе җәмгыять үсешен дә тоткарлый”, ди Мәскәүдә гаиләдә көч куллануга каршы “Анна” исемле үзәк башлыгы Лариса Понарина.
XS
SM
MD
LG