Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:44

Төркиянең көрд партиясе балаларны мәктәпкә җибәрмәскә чакырды


Көрдләр яклы Тынычлык һәм Демократия фиркасе көрд телендә белем алу мөмкинлеген таләп итеп көрд гаиләләрен бу атнада башланган яңа уку елының беренче биш көнендә үз балаларын мәктәпләргә җибәрмәскә чакырды. Илнең көрдәләр күпләп яшәгән көньяк-көнчыгыш районнарында көрд телен яклап урам җыеннары узды.

Төркия рәсмиләре мәктәпләрдә көрд телендә белем бирү илне таркатачак, дип белдерә.

Төркия мәгариф министры Нимет Чубукчу, балаларын укырга җибәрмәгән ата-аналарга каршы җинаять эшләре ачыла ала, диде.

XS
SM
MD
LG