Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:39

Үткән атнада Казан үзенә күрә бер мәдәни үзәк булды, анда кайбер танылган кино белгечләре җыелган иде. Шуның белән беррәттән, узган атна криминал белән дә истә калырлык вакыйгаларга бай булды. Кемдер көлке, үч алу өчен, кемдер акча үзләштерү өчен җинаять кыла - тормышта уены-чыны бергә бара.

18 сентябрьдә Казан халкы күпләп һәм кызыксынып йөргән Дю Солей циркындагы тамаша вакытында зур шау-шу купты. Тамашаның 40-нчы минутында ук халыкка Казан Ярминкәсе мәйданында урнашкан циркның махсус чатырларыннан чыгарга кушканнар. Тамашаны моңа кадәр өч тапкыр хөкем ителгән 30 яшьлек егет “бүлдергән”. Ул милиция хезмәткәрләренә “Ярты сәгатьтән цирк һавага очачак” дип хәбәр иткән булган.

“Егетләрчә” шартлаткыч белән үч алу

Соңрак мәгълүм булганча, бу хәбәрне әйтүче 30 яшьлек эшсез егет, йөргән кызы белән бергә “Кортео” тамашасы карарга барырга тиеш булган. Әмма чамадан тыш “күтәренке кәеф” белән кайткан егет кызына “Мин беркая да бармыйм, син дә бармаска тиеш”, дип тавыш чыгара. Әмма кызы аны тыңлап тормыйча, чын тамаша карарга китә. Кире кагылган егет, озак та уйламыйча, кесә телефоныннан 02 номерын җыя. Ялган террористны тиз арада табалар.

Аның сүзләре, әлбәттә, ялган хафа гына булган, шартлаткыч табылмаган. Дю Солей циркында уйнаучыларыннан көлергә теләгән мәзәкчене “терроризм турында ялган хәбәр әйткән өчен” 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Тамаша карарга килгән 2 мең кеше ялган шау-шу аркасында зур курку кичерә. Әле алай гына түгел, бу вакыйга циркка алдан билет алып куючылар арасында шом уятты. Кайберләре билетларын кире биреп, акчасын алган, 600-ләп кеше 18 сентябрьгә алынган билеты белән тамашаны якшәмбе караган.

Бу вакыйгага юлыгучы Ильнур болай килеп чыгуга хәтта шатланган да. "Мин 2,5 меңлек билетлар алган идем, 4 меңлекләргә алыштырдылар", ди. 22 сентябрьга билет алып куйган Диана исә, ялган сүз таратучы психик авыру кешедер, андыйлар аз түгел, берсенә карап икенчесе чынлап та шартлаткыч куймаса ярый, дип пошына.

Циркны бүлдерү оештыручыларга 15 миллион сумлык зыян салган икән. Бөтен дөньяга танылган цирк администрациясе әйтүенчә, мондый хәл цирк тарихында беренче тапкыр булган. Алар әйтүенчә, салынган зарарны кем түләячәге Миланда хәл ителәчәк. 15 миллион сумны җинаятьче кесәсеннәнме, әллә шәһәр казнасыннан түләнерме?

Кешеләрнең дә тәмле ашыйсы килә

Тагын бер шаккаттыргыч хәбәр хәйванат бакчасыннан килде - Казан зообакчасы җитәкчесе Альберт Мөдәррисов аю, зебра һәм башка хайваннарга ашамлык китерү хокукы бирү өчен бер тәэминат оешмасыннан 50 мең сум сораган. Хайваннарга ашарга ташучы оешма белән зоопарк арасында печән китертүгә килешү булган. Әмма зообакча рәисе әлеге оешма хуҗасыннан моңа кадәр китерелгән печән өчен 119 мең сумны бирүне, һәм килешү буенча калган ашамлыкларны китертү өчен 50 мең сум ришвәт сораган.

Ширкәт башлагы аптырап калмаган - эчке эшләр министрлыгының икътисад җинаятьләре белән көрәш бүлегенә мөрәҗәгать иткән һәм зоопарк хуҗасын эш бүлмәсендә ришвәт алган вакытта кулга алганнар. Әмма ул гаебен танымый.

3 яшьлек малайны 2 көн эзләделәр

Кемгә ришвәт алу, кемгә уен, ә кемнеңдер чын фаҗига. 16 сентябрьдә Биектау районы Сасмак авылында 3 яшьлек Динар юкка чыккан иде. Милиция хезмәткәрләре аның үлгән гәүдәсен 2 көн эзләгәннән соң гына Казансу елгасында тапты. Әбисе тиз генә өенә кереп чыккан арада малай юкка чыга. Башта аның уенчыгын су буеннан табалар, аннан инде 82 метр читтә суда гәүдәсенә дә юлыгалар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG