Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбурда “Түгәрәк уен” башлана


Чәршәмбе көнне Екатеринбур янындагы ял итү үзәгендә фольклор төркемнәренең “Түгәрәк уен” дип исемләнгән өченче бөтен Русия фестивале башлана.

Дүрт көн дәвам итәчәк бу чараның программасында татар халкының борыңгы фольклоры турында түгәрәк өстәл сөйләшүләре һәм остаханәләр каралган. Кичләрен татар уеннары, концерт-тамашалар үтәчәк.

Фестивальне Татарстан һәм Свердлау өлкәсе мәдәният министрлыклары, Татар конгрессы башкарма комитеты һәм аның төбәктәге вәкилчелеге оештыра.

Татар фольклорын җыю, саклау һәм өйрәнү үзәге башлыгы Фәнзилә Җәүһәрова сүзләренә караганда, фестивальдә катнашыр өчен Екатеринбурга Русиянең төрле төбәгеннән 500ләп үзэшчән сәнгатькәр килгән.

Фестивальне йомгаклау тантанасы Екатеринбурда шимбә көнне үтәчәк. Анда Татарстан президенты һәм Свердлау өлкәсе губернаторының да катнашулары көтелә.
XS
SM
MD
LG