Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарча булуы гына җитми, хатасыз булсын!"


Казанда үткән ономастика конференциясенә килгән кунаклар милли исемнәрне күреп, татарча сөйләшкәнне ишетеп, Татарстандагы милли мохиткә сокланып киткән. Әмма җирле галимнәр татар атамаларының хаталы язылуына җитди борчылу белдерә.

Казаннар яки башкала кунакларының Ирек мәйданына килеп рәсми оешмаларга керергә, “Ак барс” банкыннан акча алып чыгарга, “Нур-маркет”тан китап сатып ала, “Сөембикә” кафесында яки “Бүре” ресторанында тамак ялгап чыгу мөмкинлеге бар.

Инглиз атамалар күп булса да, Казанда милли исемнәр дә очрый. Казан Идел буе федераль университеты үткәргән "Идел буе ономастикасы" XII Халыкара фәнни конференциясенә килгән Русия һәм чит ил галимнәре Казандагы миллилеккә сокланып киткән.

Алар урамда татарча сөйләшкәнне ишетеп, урам исемнәрен, татарча язылган такталарны күреп шаккаткан. Монда көнчыгышның көнбатыш белән очрашкан урыны булуы сизелә, дип әйткән кунаклар.

Бу хакта "Азатлык"ка фәнни җыенны оештыручыларның берсе, Казан федераль университетның хәзерге татар теле кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина хәбәр итте.

Әмма җирле галимнәрнең күзенә атамаларның хаталы булуы да күренә, моңа алар битараф кала алмый.

"Бу телнең яшәешенә тәэсир итәргә мөмкин, чөнки атамалар дөньясы - татар халкының көзгесе", ди кафедра мөдире, филология фәннәре докторы Гөлшат Галиуллина.

Хәзерге татар теле кафедрасы атамаларда тел нормаларының ни дәрәҗәдә саклануын фәнни яктан өйрәнә башлаган. Мисаллар тупларга студентлар ярдәм итә.

Телләр турындагы канун нигезендә дәүләт оешмаларының атамалары, элмә такталар, рекламнар ике телдә дә язылырга тиеш, шуңа өйрәнәсе материал да җитәрлек.

"Ялгыш тәрҗемәләр, хаталы язулар башта көлке тоелса да, аларны күплеге куркыта башлады", ди татар теле факультеты студентлары.

Мәсәлән, Павлюхин урамында "Фрукты" кибете "Җиләк" булып кына калган, хастаханә тактасындагы Казан шәһәренең муниципаль берәмлеге “беремлек”кә әйләнгән, тәнәфессез эшләүче кибетләр “тенефессез” дә эшли. Шулай ук дәүләт һәм сәламәтлек сүзендә дә еш кына хаталар була, ди тел белгечләре.

"Әмма, милли тормыштагы сүлпәнлеккә карамастан, кеше исемнәре булмасын, оешма атамалары булмасын, бу өлкәдә милли исемнәрнең арта баруы күзгә ташлана", ди Казан федераль университетының хәзерге татар теле кафедрасы мөдире.
XS
SM
MD
LG