Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иске Кулатканы күршедәге янгыннар төтене каплый


Ульян өлкәсенең Иске Кулатка районын төтен каплый башлады. Күрше районнардан алты авыл халкы - барлыгы 16 меңләп кеше эвакуация өчен әйберләрен әзерләп куйган. Әлегә бу авылларга куркыныч янамый, дип хәбәр ителә. Новоспас районында 50 һектар урман яна.

Янгын сүндерү эшенә 200ләп коткаручы һәм хәрбиләр җәлеп ителгән, урманга һавадан Ил-76 очкычыннан су сибелә. Татарстан ярдәмгә Ми-8 боралагын җибәргән.

Кайбер авылларга янгын ике чакрым якын килгән. Кичкә җил тына, янгыннарны сүндерү мөмкинлеге артачак, дип хәбәр итә Русия гадәттәнтыш хәлләр министрлыгының Ульян өлкәсе бүлеге вәкиле Елена Сихарулидзе.
XS
SM
MD
LG