Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кадыйров урамы мәскәүләр күңеленә хуш килгән


Мәскәүдә Чечняның Русия яклы беренче президенты исемен йөрткән урам ачылды. Моның өчен республика акчасын да, көчен дә кызганмады. Рамзан Кадыйров мәскәүләргә яраклашу юлын шулай тапты. Моның ише адымны башкалар да куллана алыр иде.

Чечняның ачыктан-ачык Мәскәү ягын алган беренче президенты Әхмәт Кадыйров исемен йөрткән урамда хәзер спорт мәйданы, фонтан, ташлар бакчасы, ял итү урыннары төзелеп киткән. Зур-зур аркалар Кавказ ныгытмаларын хәтерләтә. Шунда ук Әхмәт Кадыйровка һәйкәл дә урын алган. Әлеге урам бу көннәрдә генә төзекләндерүдән соң Көньяк Бутово районында ачылды.

Бу урам мәскәүләрне сөендерде. Гәрчә андагы төзелешләрнең күбесе Кавказ чалымнарын хәтерләтсә дә, халык канәгатьсезлек белдерми. Чөнки мондый төзекләндерелгән “ялт” итеп торган урамнар Мәскәүдә алай күп түгел. Хәтта әлеге урамга якын балалар бакчасы җирен дә "Халыклар дуслыгы аллеясы" дип атаганнар. Балалар бакчасы җитәкчесе Әхмәт Кадыйров истәлегенә музей ачачагын да әйтә.

“Бу кешеләргә Чечняның беренче президенты турында күбрәк белергә ярдәм итәчәк”, дигән ул.

Хәтта интернеттагы блогларда “эх, белгәннәр бит урамнарын нинди исем белән атарга” дип көнләшеп язучылар да булды. Алар әлеге урамны “Кавказ мәйданчыгы” дип атады.

Зарланганчы хезмәт күрсәт


Димәк, мондый гамәлләр ярдәмендә тиз генә халык күңеленә үтеп кереп була дигән сүз. Мисал өчен, Русия төбәкләрендә мөселманнар еш кына мәчет төзү өлкәсендә каршылыкларга очрый. Хәзерге вакытта Мәскәүнең Текстильщики районында мәчет төзеттермәү өчен халык протест белдерә.

Бәлкем, мөселманнар ниндидер файда китерү ярдәмендә халыкны “үз ягына авыштыра” алыр иде.

Әлбәттә, урамнар төзекләндерү бик зур чыгымнар сорый. Барысының да Әхмәт Кадыйров исемендәге фонды да, бар Чечняны үз кулында тоткан Рамзаны да юк. Әмма җирле халык күңелен күргән, күпмедер файда китерә торган чаралар оештыру очрагы буларак Әхмәт Кадыйров урамы тәҗрибәсе игътибарны шунда ук җәлеп итә.

Мисал өчен, Казанның 1000 еллыгына махсус төзекләндерелгәннән соң үзәктә Петербур урамы ачылган иде. Халык аны әле дә зурлап искә ала. Ә Мәскәү исә күп сөйләнсә дә, Казандагы Мәскәү урамын рәткә китерә алмады.
XS
SM
MD
LG