Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:15

Халык санын алу һәрвакыт илнең социаль тормышы, яшәү, эшләү шартлары, милләтнең зур яки кече булуы чагыла торган көзге хезмәтен үти. Быелгы халык санын алу татар халкының бүгенге халәтен яктыртачак.


Римзил Вәли.
Татарстан, Казан өчен сентябрь уртасы бигрәк тә үзәнчелекле. Беренчедән, Бөтенрусия җанисәбенә нәкъ бер ай вакыт калды. Димәк, соңгы айда үзеңнең нинди милләт вәкиле икәнлегең турында уйларга вакыт бар. Күңелгә җыелып килгән, ләкин әйтергә теләмәгән әйберләрне дә әйтергә вакыт җиткән.

Хәзер яшеренеп, шүрләп һәм оялып торасы юк. Милләттәшләребезгә дөреслекне белергә вакыт җитте. Дөньяда сәяси, мәдәни, акча уеннары бар. Бу уеннар татар мәсьәләсенә дә мөнәсәбәтсез түгел.

Татарстанда яңа гына халыкара чаралар: “Халык хәтере” исемле музейлар форумы, дөньякүләм мөселман киносы фестивале булды. Бу халыкара фестиваль Казанда үткәч, димәк, безнең милләт вәкилләре дөньяда кино белән дә билгеле була башлый һәм аның кино сәнгате дә үсә дигән сүз.

Әле генә Казан университетында атамалар, ономастикага багышланган конференция, Бөтенрусия татар руханиларның 700 кеше катнашкан корылтае һәм башка чаралар да булды. Татар халкы тормышында, аның республикасында, өметләренә дә бу хәлләр чагылыш таба.

“Азатлык” радиосының түгәрәк өстәл сөйләшүендә журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Алия Сабирова; Русия татарларының бер вәкиле - Төмәндә туган, Удмуртиядә үскән, башка җирләрдә гомер кичергән һәм хәзер Татарстанда яшәүче Зиннәт Кадыйров; журналист Саша Долгов катнаша.

Хөрмәтле кунаклар, әйдәгез сүзне җанисәптән башлыйк. 2002 елгы җанисәптә Русия татарлары 0,2 процентка, нәкъ 36 мең кешегә, арткан. Кайбер милләтләр 20-30 процентка, Кавказ якларындагы милләтләр хәтта 50 процентка күбәйгән. Берьяктан, 100 меңләгән татар элекке СССРга кергән республикалардан Русиягә күчеп кайтты.

Саша Долгов
Быелгы җанисәптә хәл ничек булыр икән? Чөнки Башкортстан татарлары 11 процентка, 130 мең кешегә; Чиләбе өлкәсендә яшәүче татарлар 8 процентка, 19 мең кешегә; Свердловски өлкәсендәге милләттәшләр 8 процентка, 15 мең кешегә; Пермь өлкәсендәгеләр 9 процентка, 14 мең чамасы кешегә, Кемероводагы татарлар 19 процентка кимегән.

Безнең зыялыларыбыз, иҗади интеллигенция, муллаларыбыз шушы саннар турында сөйләшәләр микән? Шушы көннәрдә Русия төбәкләрендә үтәчәк мәдәният көннәренә иҗади төркемнәр дә чыгып китте бит.

Алия Сабирова. Күптән түгел танылган журналист Римма Бикмөхәммәтова Иркутски якларында булып кайтты. Ул андагы тормышларны бик яхшы дип әйтә алмый. Чөнки халык чынлап та милләттән, диннән, теленнән бик нык аерылган. Мондый әйбер бөтен төбәкләрдә дә күзәтелә дип уйлыйм. Әлбәттә, милли хәрәкәт күтәрелгән төбәкләр бар. Мисал өчен, Самара, Ульян, Татарстан, Башкортстанда. Ә ераграк китә төшсәң, анда татарлык дигән нәрсә бик түбән дип саныйм.Төбәкләргә делегацияләр җибәрү бик кирәк әйбер.

Җанисәп саннарына килгәндә, Римзил әфәнде санаганда көләсем килде. Башка халыклар 50 процентка үскән вакытта, татарларда я каты эпидемия булган, кырылып беткәнбез, я татарлар гомумән балалар тудырмый башлаган мени дигән уй да туа. Бу булырга мөмкин түгел.

Римзил Вәли. Галимнәрнең берничә аргументларын әйтеп үтим. Демографиягә тәэсир итә торган факторларның берсе – миграция. Татарларның читкә китүе күп түгел. Ләкин авылдан шәһәргә күчү һәм шәһәрдә бала тапмау тенденциясе бар.

Алия Сабирова. Башка халыклар авылдан шәһәрләргә китмиләрмени? Ник татарларда гына бала тапмау дигән нәрсә бар?

Римзил Вәли. Башка халыклар да кимегән. Руслар тагы да күбрәк азайган.

Алия Сабирова. Башкортстан төбәгендә кинәт кенә татарлар саны 130 меңгә кимегән икән. Минем өчен бу кызык тенденция.
Алия Сабирова


Римзил Вәли. Чакмагыш районыннан чыккан профессор, икътисад фәннәре докторы Касыйм Йосыпов “Азатлык” радиосына: “Безнең район татар. Башкортстанда 170 мең татар авылының кешесе кимеде, 230 мең башкорт кешесе артты. Моның төбендә язылганда уйнау ята”, дигән иде. Бу милләтнең үзгәрүе дигән күренеш.

Саша Долгов. Монда милләтнең берничә ел эчендә үзгәрүе, үзгәрмәве генә халыкның кимүенә сәбәп була алмый. Аның тирәндәрәк яткан сәбәпләре дә бар. Моңа социаль, сәяси, милли үзаңның түбән булуы тәэсир итә. Башкортстан мәсьәләсенә килгәндә, халык санын алганда бу республика аерым очрак. Аның турында бүген аерым китаплар, фундаменталь хезмәтләр язарга кирәк.

Чиләбе төбәге турында ике сүз әйтәсе килә. Анда татарлар саны 20 меңгә кимегән. Татарлар кимегән кайбер төбәкләрдә, шул ук Чиләбе, Пермь якларында Башкортстан хакимияте тарафыннан татарларны башкортлаштыру сәясәте алып барылган дигән мәгълүмат бар. Чиләбе керәшеннәренең ун меңе ногайбәк булып аерым язылды һәм аерым саналды.

Төрле этник төркемнәргә бүлү турында күп сөйлиләр. Мисал өчен, Чиләбе өлкәсе Чибәркүл районында ике керәшен авылы бар. 2000 елда ногайбәкләргә аерым халык исеме бирделәр. Әмма 2002 елда халык санын алганда Чибәркүл районы керәшеннәрен урыс дип кенә язганнар, ногайбәк дигән милләт юк дигәннәр.

Татарстаннан Чибәркүлгә керәшеннәр барган иде, аларга: “Безгә ногайбәкләр булып язылырга ярыймени, безгә руслар булып язылырга куштылар дип әйттеләр”, дигәннәр. Ягъни җанисәптә сәясәт бик зур роль уйный. Сәяси фактор Мәскәүдәге галимнәрнең, оешмаларның актив эшләүләрен күрсәтә. Аның өчен, бәлки куанырга да кирәктер. Чөнки татарларны күреп, өйрәнеп торалар, аның потенциалы барлыгын сизәләр.

Римзил Вәли. Татарларны киметү тенденциясе узган гасырлардан башлана. Патша карарларын, хөкүмәт карарларын күргәнем бар. “Об убавлении татар” дигән декретлар да булган. Империя кулы астындагы халык инде 450 ел үткәч тә бетми бит. Зөлфәт Зиннуровның бер җырындагы кебек: бетми бит, нәрсә эшләсәләр дә...

Римзил Вәли
Империя, яки дәүләт аңлы кешенең андый халәте буыннан-буынга күчә. Шуңа күрә консерватив караш бардыр. Ләкин мин федераль үзәк бер генә кешедән тора дип уйламыйм. Хакимиятнең үзендә дә төрле фиркаләр бар. Димәк, татарга да кемнәр белән йөрергә, кемнәрне сайларга, сәясәттә нинди байрак астында барырга икәнлеген аңларга вакыт.

Безнең арабызда Себердә туган, Удмуртиядә үскән татар кешесе бар. Төрле төбәкләрдә яшәгәндә үзегезне ничек хис иттегез?

Зиннәт Кадыйров.
Гаиләм белән теге яклардан Татарстанга күчүнең бер мәгънәсе бар. Читтә тормыш нинди генә яхшы булмасын, татарларны гел кыстылар. Дөрес, әгәр дә син эшче, төзүче булып эшләсәң, син бер кемгә дә кирәк түгел. Әгәр дә син Марсель икәнсең, сиңа Мишка, син Камил икәнсең, сиңа Колька диләр.

Римзил Вәли. Тимер юл салырга, нефть чыгарырга кирәк булса, татарны чакыралар.

Зиннәт Кадыйров. Сез дөрес әйтәсез, пычрак, кара эшкә генә алалар. Минем улларым университет бетерде. Татарстаннан башка җирдә аларны матур, бәхетле тормыш кая көтәдер, әйтә алмыйм. Читтә алар ничек кенә тырышмасыннар, югары дәрәҗәгә җитә алмаслар.

Римзил Вәли. Димәк, азчылык булу, дәүләт башындагы милләт булмау социаль һәм башка яклардан да җайсызлыклар китерә. Сез үзегезне аз гына да булса да яхшырак хис итә башладыгызмы?

Зиннәт Кадыйров. Сезнең әйтүегез әле бик аз. Иртән торып чәй эчү белән, шәһәрдә йөреп, Кол Шәрифне күреп, шатланып, горурланып көнебез үтә. Улларым да эшкә керде, мин хатыным белән яхшы гына эштә эшлибез. Без хәзер рәхәтләнеп татар җирендә яшибез!

Саша Долгов. Татарлар бер Татарстан белән генә чикләнергә тиеш түгел. Русия территориясе – ул элекке Алтын Урта җирләре, безнең җирләребез. Башка төбәкләрдә дә татар факторы көчле булырга тиеш. Мәсәлән, Себердә татарлар диаспора булып кына түгел, ә җирле халык булып яшәргә тиешләр.

Римзил Вәли. Кайберәүләр югары белем алалар, яхшы эшкә урнашалар. Баеп та китәләр, депутат булалар. Хәзер буржуазия катламы килеп чыкты. Хәл үзгәрде бит. Шушы шартларда шәһәргә килгәч, хатыны татар, ире татар, ләкин урысча гына сөйләшеп, милләттән ваз кичеп, мәдәният белән кызыксынмыйча яшәүчеләр дә бар. Алар арта бара.

Зиннәт Кадыйров. Мин сезнең белән килешәм. Дөрес әйтәсез, андый кешеләр арта бара. Андый кешеләр тәмле, бай тормышка тартылсалар да, аларның яшәеше дөрес түгел. Киләчәктә алар үз халкыннан аерылып, үз тамырларыннан китеп бетәчәкләр. Бу хәлне тиз генә, бер-ике ел эчендә бетереп булмый. Коммунистлар, үзгәртеп коручылар, демократлар булды. Хәзер олигархлар килде. Без үзебезнең президентыбызны якларга тиеш. Бу минем халкым, бу минем республикам, бу минем президентым дип.
Зиннәт Кадыйров


Алия Сабирова. Сез китергән саннарны ишеткәндә, чыннан да, урыслар кимер дип уйлап куйдым. Алкоголизм, наркомания, эшсезлек, төшенкелеккә бирелү...

Римзил Вәли. Бу күренешләр бөтен халыкларда да күренә.

Алия Сабирова. Юк, мин сезнең белән килешмим. Мондый күренешләр татарларда алай ук еш очрамый. Кайсы гына татар авылына барсаң да, тыштан ук халыкның эшләве күренә. Димәк, кешеләрдә төшенкелек, өметсезлек юк. Татарның абзары да рус авылларындагы кебек түгел. Татарда яшәргә теләк әле дә бар. Ә теләге булса, ул баланы да табачак. Шуңа күрә, мин татарның табигый юл белән кимеп бара дигән сүзләргә ышанып бетмим.

Иртәрәк уянырга иде, бу саннар күптән килеп чыкты бит. Халыкка күптән тараттылар. Җанисәпкә бер ай калганда без форумнар уздырабыз, игътибар итә башлыйбыз. 2003-2004 елларда ук җанисәп саннарын тараттылар, нәкъ шундый ук сәясәт буласы да билгеле иде. Быел татарларны берничә этник төркемнәргә түгел, йөздән артык төркемнәргә бүлмәкче булалар. Әллә нәрсә уйлап чыгаралар.

Римзил Вәли. Узган җанисәп вакытында татарлар үзләре төркемнәр булып язылганнар. Мин “москвич” милләте дип әйтсәләр, аларны да керткәннәр. Яңа җанисәптәге исемлеккә карыйсы түгел, дип игълан ителде. Ул таратылмаячак. Исемлеккә кергән милләт һәм төркемнәр исемлеге узган җанисәп вакытында татарлар авызыннан чыккан атамалардан төзелгән. Ләкин аны сан алучыларга бирмәячәкләр.

Алия Сабирова.
Төп милләтләр бар бит. Аларның санынча мәктәпләр ачылачак, аларның мәдәнияте күтәреләчәк. Аларны гына язарга кирәк булгандыр.

Римзил Вәли. Төрле милләт вәкилләре бер авылда торса да, һәркем үз милләтендә кала ала. Җанисәптә ялган саннар җыюның файдасы юк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG