Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО аналар һәм балалар өчен акча җыя башлый


БМО генераль секретаре Пан Ги Мун аналар һәм балалар сәламәтлегенә багышланган зур кампания башлануын игълан итте.

Биш елга исәпләнгән әлеге программа кысаларында халыкара дәүләт һәм хосусый оешмалар, шулай ук хәйрия вакыфлары дөньяның ярлы илләрендә яшәүче аналар һәм балаларның сәламәтлеген саклау чаралары өчен 40 миллиард доллар акча җыячак, диде БМО башлыгы.

Әлеге чара нәтиҗәсендә 2015 елга 15 миллион баланы үлемнән саклап калып булачак, дип фаразлана.

Бүген Нью-Йоркта БМОның "меңъеллык максатларына" багышланган зур җыены тәмамлана.
XS
SM
MD
LG