Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Безнең гәҗит": “Лужков барыбер китәчәк”


Юрий Лужков
Юрий Лужков

"Безнең гәҗит": Шәймиев, Рәхимов һәм Лужковтан торган какшамас өчлекнең Мәскәү мэры соңгысы иде, дип белдерә.

Бәйсез газет та үзенең соңгы санында Лужков тирәсендә туган вәзгыятькә битараф түгел. “Соңгы ветеран” дип аталган мәкалә бастыра. Ни дисәң дә, Русиядәге иң озак вакыт идарәдә утырган җитәкчеләрнең берсе бит ул.

Какшамас өчлекнең какшавы нәкъ Татарстаннан, Шәймиевнең вазыйфасыннан китүеннән башланды. Шуңа күрә, мөгаен, мәкалә авторы Сәйдулла Кутушев Лужков белән булган соңгы хәлләргә битараф түгел икәнлеген белдерә.

Лужковка соңгы вакытта кискен рәвештә ябырылуның сәбәбен исә Кутушев, сәясәт белгечләренә таянып, 2012 елда Русиядә булачак президент сайлавы белән бәйли.

“Янәсе президентка илбашы кәнәфие ошап киткән, ул да үз кандидатурасын яңадан күрсәтмәкче. Чит ил мәгълүмат чаралары: “Медведев-Путин тандемы җимерелде, араларыннан кара мәче узды”, дип күптән яза. Ачыктан-ачык әйтелмәсә дә, ике сәясәтче чыгышларыннан яшерен мәгънә эзләү бара. Имештер, Лужков Медведевне санга сукмый, Путинга өстенлек бирә. Бу бигрәк тә Химки урманын кисеп, юл салу мәсьәләсендә ачык күренде”, ди Кутушев.

Шулай ук автор Лужковның хатыны Елена Батуринаның The New Times журналына биргән әңгәмәсенә дә таяна. “Иренә пычрак ату артында Кремль заказы тора һәм төп сәбәп 2012 елда үтәсе сайлаулар”, дигән ул.

Мәктәптә талыйлар

“Безнең гәҗит” мәктәптә балалары укыган ата-аналар алдында торган “иске” проблеманы тагын күтәрә. Илдинә Ядкәрова үткәргән тикшеренү “Мәҗбүри хәйрия яки мәктәптә талыйлар” дип атала. Ата-аналар бурычка ала-ала, мәҗбүри хәйрия белән шөгыльләнә, ди ул.

Ядкәревә тикшергән саннарга күз салсаң, Казанның 9нчы гимназиясендә һәр ата-анадан 7000 сумны - мәктәп фондына, 2000 сумны - сыйныфка дип җыйганнар. “Кая китә, нәрсәгә тотыла – шулай ук беркем белми. Дәреслекләргә дияр идең... Анысы да ышандырмый башлады инде. Казанның 24нче мәктәбендә, әнә, дәреслекләргә дип, узган ел – 3000, быел 2500 сум җыйганнар, ә балалар барыбер иске китап белән укый икән”, дип яза Ядкәрова.

Ядкәровәгә бер таныш мәктәп директоры акчаны мәҗбүри җыюларын таныган. “Берсе бирмәсә, икенчесе баш күртәрә башлый. Икесе бирмәсә, бөтен сыйныф та каршы чыгарга мөмкин. Бюджетка салынып ятсак, мәктәптә юньле компьютер да булмас иде бүген”, дигән ул.

Казанда гына түгел Балтач, Биектау, Баулы, Әлки районнарыннан, Чаллыдан да акча җыюларын әйтеп шалтыратучылар бар икән. Ядкәрова Казан хокук яклау үзәге матбугат хезмәте җитәкчесе Булат Мөхәммәтҗанов белән сөйләшкән. Ата-аналар түләмәгән очракта балаларының кыерсытылуга дучар булуын да әйтәләр икән. Кайбер директорлар: “Түләмисез икән, башка мәктәпкә күчегез, сезнең урында бик күпләр укырга теләр иде”, дигән.
XS
SM
MD
LG