Accessibility links

Русия Иранга ракеталар сатмаячак


Русия хәрби көчләр штабы башлыгы Николай Макаров БМО Иминлек Шурасы чикләүләреннән чыгып Иранга S-300 ракеталары сатылмаячак, дип белдерде.

Иранга кертелгән чикләүләр арасында корал сатмау турындагысы да бар. Киләчәктә Иранга бу төр ракеталарны сату Тәһранның атом программасы мәсьәләсендә нинди адымнар ясавына бәйле, диде Макаров.

Ике ел элек Русия белән Иран арасында S-300 ракеталарын алу турында 100 миллион доллар күләмендә килешү төзелде.

Быел июнь аенда Русия бу килешүне туктатып тору турында хәбәр итте. Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров 11 июнь Ташкентка сәфәре вакытында Иранга сатылуы тыелган корал исемлеген Русия президенты билгелиячәк, дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG