Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан башкаласы елгасыз калырга мөмкин


Казансу корый
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:59 0:00
йөкләү

Татарстанда җиде елга корыган, егермегә якыны саеккан. Кайчандыр башкаланы икегә аерып торган Казансу елгасы аша хәзер кайбер урыннарда җәяү дә чыгып була.

Сулыкларны өйрәнүче белгечләр шаккатыргыч белдерү ясады -- быел Татарстанда җиде елга корыган, егермегә якыны саеккан. Казанның үзендә дә халык Казансуга карап шакката. Кайчандыр башкаланы күлдәй җәелеп икегә аерган зур елганың кайбер җиреннән хәзер җәяү дә чыгып була.

30 ел балыкчы тәҗрибәсе булган Наил балык тотарга Казансуның Казан кирмәне астындагы ярына йөри. Аның сүзләренчә, әлегә елгада балык бар. Әмма су көн дә хәзергечә кими барса, Казансудан бер исеме генә калырга мөмкин. Үз гомерендә Казансуның болай корыганын күрмәгән ул.
Балыкчы Наил

“Мондый хәлне беренче күрәм. Әстерхан якларында су җитмәү сәбәпле шунда җибәргәннәр дип сөйлиләр. Әлбәттә, кайчандыр ярлары бик киң булган елганың коруы борчый”, ди Наил абый.

Аның күршесендә балык тотып утыручы Сергей исә, елгада суның кимүендә табигать кенә түгел, кеше дә гаепле, ди.

Аның сүзләренчә, Казансуда балыкны ул инде 1960-нчы еллардан бирле тота. Элек елга тирән, ә балыгы күп булган. Быел инде балык Иделгә киткән.
Балыкчы Сергей

“Су кимүне корылыкка гына бәйләү дөрес түгел. Корылык инде күптән бетте, ә су һаман китә. Ике көн элек кенә нәкъ шушы урында балык тоткан идем. Бүген килүемә су тагын бер метрга төшкән. Минемчә, бу су электростанцияләре буаларына бәйле. Барысына кеше сәбәпче. Суны тели икән күтәрә, тели икән төшерә”, дип зарлана балыкчы Сергей.

7 елга корыган, 20-е саеккан

Су байлыклары федераль агентлыгының Татарстан бүлегендә республика елгаларыннан су китүгә инде чаң кага башладылар. Биредәге белгечләр сүзләренчә, Татарстанның 12 районында 7 елга бөтенләй корыган, 20-гә якыны тирән елгадан сайга әверелгән.

Елгаларның болай коруы соңгы 15 елда күзәтелмәгән хәл. 1996, 2002, 2003 елларда корылык сәбәпле республика елгалары саеккан булган булуын, әмма бу хәтле үк түгел.

Казансу нигә корый?

Гидробиология җәмгыятенең Казан бүлеге рәисе Нәфисә Минһаҗева Казансу елгасы коруының берничә сәбәбен атады.

“Елгаларның коруы беренче чиратта җәйнең чамадан тыш эссе булуына бәйле. Айлар дәвамында яңгыр булмады, суның температурасы нык югары иде. Урыны-урыны белән елгаларда су "чәчәк ата" башлады.
Нәфисә Минһаҗева

Саегуның тагын бер сәбәбе – көз. Казансу Куйбышев сусаклагычын тутыручы елгаларның берсе. Көзен исә анда су кими һәм бу елгада да чагыла.

Елганың коруына төзелеш эшләре дә гаепле. Билгеле булганча, соңгы ике-өч ел эчендә Казансу төбендәге комны бер урыннан икенче урынга күчерделәр. Шул сәбәпле елганың агымы үзгәрде. Бу исә елгага тискәре йогынты ясый. Язгы ташу вакытында Казансу кире үз хәленә кайтыр дип уйлыйм. Әгәр киләсе җәй дә быелгысы кебек коры була икән, Казансу елгасының киләчәге өметсез”, дип кисәтә Минһаҗева.

Казансуда гына түгел, Иделдә дә су кимү сәбәпле, Казан елга порты да үз эшенә үзгәрешләр кертергә мәҗбүр. 15 сентябрьдән башлап ул үзенең кайбер рейсларын япты.

Елгаларның коруы Универсиада корылмалары төзелешен дә тоткарлый. Чөнки Казан елга порты янында ярда тупланган юл төзелеше материаллары Казансуда хәзер йөк көймәләре йөри алмау сәбәпле төзелеш урыннарына вакытында барып җитә алмый.

XS
SM
MD
LG