Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран-Гыйрак сугышын искә алуда шартлау


Иранның көрдләр күпләп яшәгән Мәһәбәд шәһәрендә Иран-Гыйрак сугышы башлануы истәлегенә хәрби йөреш вакытында бомба шартлап 10 кеше һәлак булды.

Илнең төньяк-көнбатышында бу шәһәр кергән Көнбатыш Азәрбайҗан вилаяте Гыйрак һәм Төркия белән чиктәш. Ел саен була торган хәрби парад вакытында шартлауда быел 10 кеше һәлак булды, дистәләгән кеше яраланды.

Вилаять губернаторы Вәһид Җәләлзадә сүзләренә караганда, үлгәннәр арасында Мәһәбәд шәһәренең ике югары хәрби җитәкченең хатыннары да бар. Шартлау йөрешкә чыккан кешеләрдән 50 метр читтә булган. Губернатор шартлауны “инкыйлабка каршы торучылар” оештырган, дип белдерде.

Тәһранда халыкка Иранда ясалган Фатыйх-110 ракеталарының өченче буыны күрсәтелде

Иранның көнбатышы соңгы елларда Иран иминлек көчләре белән көрд гыйсьянчылары арасында канлы бәрелешләрне күп күрде.

Төньяк Гыйракның Кәндил тауларына сыенган Көрд сугышчыларының “Көрдистанның Ирекле Тормышы” фиркасе элек тә Иран көрдләре хокуклары өчен көрәшүен белдерә иде.

Бүген Иран Гыйрак белән 8 еллык сугыш башлануның 30 еллыгы хәрби йөрешләр белән билгеләде.


Тәһранда парадта ракеталар, читтән идарә ителгән очкычлар һәм БМО тамгасы төшерелгән хәрби машиналар күрсәтелде.

Иран хәрби көчләр башлыгы Атаулла Салеһи Иран “инде берничә ел БМОның тынычлык саклау көчләренә үз хәрбиләрен җибәрергә әзер” дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, Иран хәрбиләре инде Сомали һәм Эритрея дәүләтләрендә тынычлык саклауга ярдәм иткән.


Саддам Хөсәин җитәкчелегендә Гыйрак 1980 елның 22 сентябрендә Иран белән сугыш башлады. Сигез ел дәвам иткән сугышта ике яктан да барлыгы 1 миллион чамасы кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG