Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:09

Төньяк Боз океаны буе һәм башка илләрдән сәясәтчеләр, галимнәр һәм эшмәкәрләр Мәскәүгә Арктикага багышланган ике көнлек форумга җыелды. Әлеге чара Русия, АКШ, Канада, Дания һәм Норвегиянең Арктика җирләренә дәгъва итү чорында уза. Дөньядагы җылыну хәлләре күзәтелә башлагач нефть һәм газга бай бу җирләр белән кызыксыну һәм аңа дәгъва кылу тагын да артты.

“Арктика – диалог урыны” дип исемләнгән ике көнлек халыкара җыен 300дән артык катнашучыны җыйды. Алар климат үзгәрешен, Арктикадагы табигать байлыклары һәм төбәкнең үсеш перспективаларын тикшерәчәк.

Форумны Русия гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу җитәкләгән урыс география җәмгыяте оештырды. Шойгу исә бу сөйләшүләр вакытында Арктиканы “тынычлык һәм хезмәттәшлек урыны” дип билгеләүгә игътибар юнәлтеләчәген әйтте.

Сергей Шойгу
“Халыкара форум төрле илләрдән танылган белгечләрне һәм галимнәрне җыйды. Алар фикер алышу белән генә чикләнмичә, Арктика төбәге белән бәйле мөһим мәсьәләләрдә хезмәттәшлек турында сөйләшәчәк”, диде Шойгу.

Русия, Норвегия, Канада, Дания һәм Кушма Штатлар Арктика төбәгенә инде күптән күз сала. Әмма соңгы вакыттагы дөнья җылынуы турында сүз куергач бу тырышлыклар тагын да артты. Чөнки боз эрегән саен нефть һәм газ байлыкларын чыгару һәм эшкәртү эше җиңеләячәк дип күздә тотыла.

Ә әлеге байлыклар анда аз түгел. Белгечләр әйтүенә караганда, Төньяк океан төбендә, әле чыгарыла башланмаган бөтен газ һәм нефтьнең биштән бер өлеше булырга мөмкин. Аңлашыла ки, һәр ил бу байлыкның мөмкин кадәр зуррак өлешен эләктерергә тырыша.

Берләшкән Милләтләрнең 1982 елгы Диңгез хокуклары турында килешүе нигезендә, яр буендагы һәр ил ярдан тагын 200 диңгез милкен ала ала. Күбрәккә дәгъва итү өчен шельфның үз җиреңнең дәвамы икәнен исбатларга кирәк.

Русия чираттагы экспедициягә җыена

Русия, Канада һәм Дания Берләшкән Милләтләр Оешмасына су астындагы Ломоносов урынына хокукларын белдереп мөрәҗәгать итмәкче.

Шактый гына минерал һәм нефть ятмәләре булган әлеге урынны алар үз ил өлеше дип саный.

2001 елны Мәскәү инде бу җиргә дәгъвалап БМОга мөрәҗәгать иткән иде. Ләкин дәлилләр булмау сәбәпле ул кире кайтарылды.

Җыен алдыннан гына Русия табигать байлыклары һәм экология министры Юрий Трутнев бу урынга дәгъваны дәлилләү өчен ил өч еллык фәнни тикшеренүләргә ике миллиард сум тотачагын әйтте.

Моннан тыш Канада да үз дәгъваларын 2013 елда тәкъдим итәргә тиеш.

Арктика һәм Антарктидагаы халыкара хезмәттәшлек нигезендәге Русия президентының махсус вәкиле, Арктикага экспедиция җитәкчесе Артур Чилингаров фәнни дәлилләр җыю өчен киләсе айда “Төньяк котып – 38” станциясенең эшкә керешүен әйтте. Бу хәзерге вакытта Төньяк боз океанында Русия шельфы чикләрен билгеләр өчен “Академик Федоров” тикшеренү корабына өстәмә булачак.

Чилингаров төркеме Төньяк Боз океаны төбенә экспедициясе уздырып, 2007 елны Төньяк котып төбенә Русия әләмен элгәннәр иде. Күпләр бу адымны Мәскәүнең әлеге җирне дәгъвалавы дип кабул итте.

Артур Чилингаров
Боз эрүгә бәйле

Моннан ике ел элек 2020 елга кадәр Арктикадагы дәүләт сәясәт нигезләрен билгеләгәндә, Русия президенты Дмитрий Медведев Арктика XXI гасырда Русия өчен ресурслар чыганагы булырга тиеш, дип белдерде.

Бу атнада чыккан Колорадо дәүләт университетының кар һәм боз мәгълүмат үзәгенең еллык хисабында Арктикадагы бозның җәй дәвамында эрүе әйтелә.

Әлеге бозларның эрүе төбәк өчен көрәшне тагын да арттырыр дигән куркыныч тудыра.

Узган атнада Канада тышкы эшләр министры Лоренс Кеннон Мәскәүгә бару максаты илнең төбәккә карата яңа сәясәтен аңлату булуын әйтте. Ә бу исә хәрби көчләрнең дә төбәктә урын алуын күздә тота.

НАТО генераль секретаре Андрес Фог Рассмусен Арктика каршылыклары НАТОда киңәшләшеп хәл ителергә тиеш дип белдерде.

Әмма Медведев Арктика төбәге дустанә икътисади хезмәттәшлек урыны булуын һәм хәрби фактор өстәмә проблемнар тудырачагын әйтте.

XS
SM
MD
LG