Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрки дәүләтләр шурасы һәм Русиядәге төркиләр


Леонид Толчинский (c), Римзил Вәлиев, Нияз Игъламов
Леонид Толчинский (c), Римзил Вәлиев, Нияз Игъламов

22 сентябрьдә «РИА Новости» мәгълүмат агентлыгы матбугат очрашуы уздырды. Анда узган атнада Истанбулда төзелгән Төрки дәүләтләр шурасы эшчәнлегенең Русиядәге төрки халыкларга нинди тәэсир ясый алу мөмкинлекләре каралды.

Шушы көннәрдә генә Истанбулда Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан һәм Төркмәнстан җитәкчеләре катнашында 10-нчы Төрки дәүләтләр саммиты булып узды. Шул саммитта Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев тәкъдиме белән Төрки телле дәүләтләр һәм дөнья төркиләре шурасын төзү турында карар кабул ителде.

Шураның генераль секретаре итеп Төркиянең Русиядәге элекке илчесе Хәлил Акынҗы сайланган. Бу оешманың күптөрле бүлекләре булачак дип күзаллана.

Төрки телле дәүләтләр һәм дөнья төркиләре шурасы төрки халыкларны берләштерү, я булмаса алар өчен файдалы эшләр башкару куәтенә ия булырмы? Аның нигезендә ни ятачак - сәясәтме, әллә инде мәдәниятме? Бу яңа төзелгән шурага Русиядә яшәүче төрки халыклар, шул исәптән татар-башкортлар ничек карар? «РИА-Новости»дагы матбугат очрашуында шундыйрак сораулар бирелде.

Видеода Мәскәү Казан белән очрашты


Мәскәү ягыннан очрашуда Карнеги үзәгеннән дин белгече Алексей Малашенко, 12 ел буе Мәскәүдә Татарстан вәкиле булып эшләгән сәяси фәннәр докторы Назиф Мириханов, Русиядәге Казакъстан илчелегенең беренче секретаре Канат Нурпеисов катнашты.

Ә инде Татарстан ягыннан видеокүпер аша «Татар-информ»ның баш мөдире Леонид Толчинский, «Азатлык» радиосының Казан бүлеге җитәкчесе Римзил Вәлиев, Г.Камал театрының әдәбият бүлеге мөдире Нияз Игъламов катнашты. Матбугат очрашуын «РИА Новости» хезмәткәре, журналист Радик Әмиров алып барды.

Төрки халыклар шурасына ихтыяҗ бар

Матбугат очрашуында катнашучылар бу шураның зарурлыгына басым ясады.

Алексей Малашенко үзенең чыгышында: «Һәр төрки халык үзенчәлекле. Әмма ул үзенчәлекләр әкренләп юыла бара. Моңа һич тә юл куярга кирәкми», диде.

Ул шулай ук, берләшмә сәяси максатларда оешса да, анда төп рольне зыялылар уйнарга тиеш, дип әйтте. Иң башта төрки халыклар бер-берсен танырга, якыннан белергә тиеш. Шуның өчен дә беренче чиратта төрки халыкларның язучылары әсәрләреннән торган китапханә нәшер итәргә кирәклеген белдерде Малашенко.

Татарстан ягыннан катнашучылар да бу шураның Русиядәге төрки халыклар өчен мөһим була алуына басым ясады. "Глобальләшү заманында төрки халыклар мәдәниятен саклап калуда, үз дәүләтләре булмаган төрки халыкларның үсешендә бу шураның мөһим роле бар, әмма аның эшчәнлегенә мәдәният кына түгел, мәгариф системы да керергә тиеш", диде Римзил Вәлиев.

Төркичелек татарлыкка ярдәм итә алырмы?

Нияз Игъламов бүгенге көндә татар әдәбиятында үзенең Маркеслары булмавына сыкрануын белдерде. "Мәдәният сәясәттән өстенрәк тора хәзер", диде ул уфтанып.

«Без соңгы елларда данлыклы язучыларыбызны - Нурихан Фәттахны, Аяз Гыйләҗевне, Мәхәммәт Мәһдиевне - югалтсак та, талантлы яшь драматургларны ачтык. Бездә пьеса проблемнары юк, без төрле халыкларның драма әсәрләренә мөрәҗәгатъ итәбез," ди Нияз Игъламов. Ул да яңа төрки берләшмәнең мәдәни өлкәләргә зуррак игътибар бирергә тиешлеген яклый.

Сәяси фәннәр докторы Назиф Мириханов фикере дә бик кызыклы: «Русия җитәкчеләренә алар илендә дә төрки халыклар яшәвен искә төшерүче Нурсолтан Назарбаевка рәхмәт инде», дип сүзен башлады ул. «Без бит хәзер «россияннар» булып барабыз, ул урыс булу дигән сүз инде», дип бу хакта борчылуын белдерде.

Шураның икътисади, сәяси нигезе булырга тиеш

«Әлбәттә, безнең төрки бердәмлек турындагы бүгенге сөйләшүләр бары тик теләкләр генә. Әмма интеграция күпмедер дәрәҗәдә бара. «Нәүрүз» театр фестивале бар, ТӨРКСОЙ оешмасы яшәп килә. Сәүдә партнерлары арасында Төркия безнең республикада икенче урында тора. Мин Төрки берләшмәне халыкара иҗтимагый шура югарылыгындагы оешма буларак күз алдыма китерәм. Дәүләтләр үзара килешүләр төзегән вакытта бер маддә итеп, шушы шурага ярдәм итүне теркәп барырга тиештер, дип уйлыйм», диде Назиф Мириханов.

Төрки шура кору турында сөйләшүләр коры сүз булып кына калмасын иде. Шураның финанс нигезе булганда гына, ул эш алга барачак дигән фикер белдерде матбугат очрашуында катнашучылар.
XS
SM
MD
LG