Accessibility links

Польша прокуратурасы яңадан Закаевны кулга алуны таләп итә


Мәхкәмәнең Әхмәт Закаевны иреккә чыгару карарын тикшергәннән соң Варшау прокуратурасы яңадан аны кулга алуны таләп итә.

“Бу турыда документлар әзерләнеп җомга көнне аппеляция мәхкәмәсенә тапшырылачак”, диде прокуратура вәкиле Моника Левандовска.

Бәйсезлек яклы чечен юлбашчысы Закаевның Польшадагы вәкиле Адам Боровский прокуратураның бу карарын “сәяси” дип атады һәм Закаевның Польша мәхкәмәсеннән качарга нияте булмаганын искә төшерде.

“Әхмәт Закаев Польшаны дус дәүләт дип саный. Ул яңа виза алып монда кире кайтачак, мәхкәмә алдына басачак”, диде аның Варшаудагы вәкиле.

Польша полициясе Интерпол тарафыннан эзләнгән чечен җитәкчесе Әхмәт Закаевны Варшауда 17 сентябрьдә кулга алды. Шул ук көнне ул иреккә чыгарылып Бөтендөнья чеченнары корылтаенда катнашты.
XS
SM
MD
LG