Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан исламны кабул итү көнен бәйрәм итәчәк


21 май Татарстанда исламны кабул итү көне буларак бәйрәм ителәчәк. Татарстан Дәүләт шурасы бу турыда карарны бертавыштан диярлек хуплады. Бу көннең Русия күләмендә истәлекле көннәр исемлегенә кертелүе әлегә икеле. Илдәге мөселман төбәкләре уртак фикергә килә алмый.

Исламны кабул итү көнен Русиядә истәлекле дата исемлегенә кертү тәкъдиме белән беренче буларак шушы елның май аенда Татарстан спикеры Фәрит Мөхәммәтшин чыкты. Русияне чукындыру көне илнең рәсми бәйрәмнәре исемлегенә кертелгәч, ул Федерация Шурасының милли сәясәт һәм дәүләт белән дини берләшмәләр арасындагы мөнәсәбәтләр берләштерелгән комиссиясе утырышында исламны кабул итү көне дә истәлекле даталар исемлегенә кертелергә тиешлеген әйтте. Ул чакта утырышта катнашучылар бу тәкъдимне хуплады.

Әмма соңрак Төньяк Кавказ мөселманнары белән Татарстан арасында бераз аңлашылмаучанлык чыкты. Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге рәисе Исмәгыйль Бердыев “Интерфакс”ка биргән әңгәмәсендә: “Татарстан тәкъдим итә торган көнгә караганда бездә ислам иртәрәк таралган” дип әйтте.

Әмма РИУ ректоры Рафикъ Мөхәммәтшин сүзләренчә, Татарстан исламны рәсми рәвештә дәүләт дине буларак кабул итү турында сүз алып бара.

“Һәм чыннан да ул Болгар җирендә булган, чөнки аның Кавказда таралуы әле нинди дә булса дәүләт тарафыннан рәсми кабул итү түгел” ди ул.

Ләкин каршылыкларга карамастан, Татарстанның элекке президенты, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев республикада һичшиксез исламны кабул итү көне истәлекле даталар исемлегенә кертеләчәген әйткән иде.

Фәрит Мөхәммәтшин
Бүгенге утырышта Фәрит Мөхәммәтшин 922 елның 21 маенда Болгарда ислам кабул ителү беркемдә дә шик тудырмавын билгеләде.

“Бәлки кайчан да булса мөселман республикалары Русиядә исламның кайчан үтеп керүенә бер фикергә килә алыр”, диде ул.

Татарстан Дәүләт Шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев исламны кабул итү көнен Русия истәлекле көннәр календаренә кертү тәкъдиме белән чыгуга мөселманнар арасында бердәм фикер булмау аяк чалуын әйтте.

Депутатлар шулай ук Татарстанда Ураза гаете бәйрәмен ял көне итүне бертавштан хуплады. Мөселманнар күпләп яшәгән тугыз Русия төбәгендә бу бәйрәм инде күптән ял көне булып санала.
XS
SM
MD
LG