Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләтчеләргә – Хәтер көне, Рөстәмнәргә – инновация кирәк


Казанда Рөстәм Миңнеханов белән Рөстәм Хәмитов очрашып, инновацияләр турында сөйләште. Ул арада Татар иҗтимагый үзәге Хәтер көне алдыннан пикет оештырды.

22 сентябрьдә Казанда Идел буе федераль бүлгесендәге Русия президентының вәкаләтле вәкиле каршындагы Шура утырышы үтте. Җыен Русия президенты Дмитрий Медведев игълан иткән модернизация барышында төбәкләрдә инновацияләрне куллануга багышланды. Утырышта Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов та катнашты. Аның Казанга президент буларак беренче килүе.

Милли хәрәкәтнең сүнүеме?


Татарстанда инновацияләр турында шура утырышы тәмамланып бер көн узгач, Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге Дәүләт Шурасы каршында пикет оештырды. Башта милиционерлар аларны Шура каршыннан куып караса да, күпне күргән бабайлар бер адым да артка чигенмәде.



“Депутатлар, суверенитетны, конституцияне империягә саттыгыз, ә халык турында кайчан уйлыйсыз?”, “Рөстәм, Миңтимер дәүләтебезне тезләндерде, син торгызырсыңмы?”, “Мөхәммәтшин, 20 ел вәгъдә ителгән Хәтер көне кайчан рәсмиләштерелә һәм һәйкәл куела?”, “Мәскәү Татарстан суверенлыгын бетерә, без барыбер бәйсез булырбыз!” дигән плакатларны унлап милләтче күтәреп торды. Сессиягә килүче депутатлар пикетчылар янына барып та карамады, аңлатма бирергә дә теләмәде.

Шунысын әйтергә кирәк, Рөстәм Миңнехановны Мәскәү президент итеп билгеләүгә үк, Татарстанда милли тормышка игътибар бетәр дигән фаразлар ишетелде. Әмма Миңнеханов хакимиятне кулына ныклабрак ала башлауга мондый фаразларны куып тарата башлады. Казанда узган бөтен Русия татар имамнары җыенында Миңнеханов ачыктан-ачык үзенең татар милләтенең киләчәге турында уйлавын белдерде. Шулай да яңа президентның техникага артык зур игътибар бирүен әйтмичә булмый.

ТИҮ вәкиле Ринат Йосыпов әйтмешли, Миңнеханов Татарстанны Сингапурга әйләндерәм дип, милләтчеләрне Мәскәүгә сатып бетерергә мөмкин.

Хәтер көне 15 октябрьдә уза

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт быел Хәтер көненең – 1552 елда Мәскәү гаскәреннән Казанны саклап шәһит киткәннәрне искә алу көненең 15 октябрьдә үткәрелүен хәбәр итте.

Хәтер көнен Татарстанда рәсмиләштерү һәм Казанны яклаучыларга һәйкәл кую турында милли хәрәкәт инде 20 ел сөйли. Әмма бүгенгә кадәр бу тәкъдим-фикерләрнең, таләпләрнең үтәлгәне юк. Татар иҗтимагый үзәге хәзер дә Хәтер көнен рәсмиләштерүне, һәйкәл куюны сорый бирә.

Галишан Нуриәхмәт фикеренчә, хакимият Казанны саклаучыларга һәйкәлне Мәскәүдән куркып куймый.


Узган елларда Хәтер көне гадәттә ял көннәрендә уза иде. Быел ТИҮ чараны җомга көнне үткәрә. Казан эчке эшләр идарәсенең матәм җыенын эш көнендә уздырырга рөхсәт бирүе шуны күрсәтә: хакимият Хәтер көненә халыкның тагын да азрак җыелуын көтә. Чөнки эш көнендә күпләр бу җыенга килә алмый. Ә икенче яктан караганда, ял көннәрендә урамда халык бөтенләй булмый, иртәнге якта Казан йоклый. Шуңа урам буйлап, “Максатыбыз – бәйсезлек” дигән язу күтәреп барган халык төркемен быел күпләр күрә алачак.

Татарстан белән Башкортстан арасында килешү төзеләчәк

22 сентябрьдә Казанда Идел буе федерал бүлгесендәге Русия президентының вәкаләтле вәкиле каршындагы Шура утырышында Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов та катнашты. Хәмитов Казанга килгәнче “Коммерсант” газетына биргән интервьюсында татар телен башкорт теленең диалекты дип атаган иде. Шулай да инновацияләр турында сөйләшкән утырышта Татарстан вәкилләре аңа бу турыда сүз әйтмәде. Аннан ике республика президенты очрашып сөйләшә алмады.

Шулай да Рөстәм Хәмитов Уфага кайткач, интернет блогында октябрь аенда Татарстан белән Башкортстан арасында авыл хуҗалыгы, агач эшкәртү һәм башка икътисади тармакларга караган килешү төзеләчәген язып куйган. Әлегә ике президент та бары тик икътисад турында гына сөйләшә.
XS
SM
MD
LG