Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:01

“Яңа Гасыр” телевидениясенең Төмәндәге бүлеге тәкъдим ителде. Чираттысы Уфада ачылачак. Русиядәге хәлләрне чагыштырып карау мөмкинлеге арта бара.

20 сентябрь көнне Төмән шәһәрендә “Яңа Гасыр” телерадиоширкәтенең бүлеге тәкъдим ителде. Аңа кадәр ике айга якын инде Төмән өлкәсендәге вакыйгалар турында хәбәрләр атнага 2-3 тапкыр эфирда күрсәтелеп килде.

Әлегә бөтен кеше дә белми


Тобол дәүләт социаль-педагогика академиясенең татар теле кафедрасы мөдире Флера Сәйфуллина “Яңа Гасыр” телевидениясенең бүлеге булу турында рәсми тәкъдим ителгәнгә кадәр бөтенләй белмәгән. “Бер сүз дә ишетмәдем. Тоболдагы резонансны белмим”, ди ул.

Рәсми рәвештә Төмән өлкәсенә карамаса да, Ханты-Манси автоном федерал бүлгесенең Сургут шәһәрендә яшәүче, төбәк татарлары иҗтимагый оешмасы вәкиле Нүрия Җиһаншина бу хәбәргә сөенгән. “Бөтен татар дөньясына таралучы телевидение аша син яшәгән яклардагы вакыйгаларны күрү куаныч бит ул”, ди. Ханты-Манси бүлегесендә дә ачылса шәп булыр иде дигән карашта.

Төмән өлкәсе татарлары конгрессының Башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров “Яңа Гасыр” бүлеген булдыру өчен тырышып йөргән кешеләрнең берсе. “Авыл җирендә дә, шәһәрдә дә хәзер бөтенесе “Яңа Гасыр”ны карый. Чөнки ул хәзер “Триколор” иярчене аша тәкъдим ителгән каналлар исемлегендә дә бар. Халыктан Төмәнне, татарлар турында күрсәттеләр дигән сүзләр ишетелә”, ди Насыйров.

“Ак калфак” Төмән өлкәсе татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Бибинур Сабирова “Яңа Гасыр”да Төмән өлкәсе турындагы хәбәрләрнең берьяклырак һәм төбенә төшеп эшләүнең саерак булуын әйтә. Төмәндә бүгенгә кадәр язмаларны Казаннан килгән журналист әзерли.

“Яңа Гасыр” телерадиоширкәте генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова сүзләренчә, җайга салынганчы “Яңа Гасыр” эшчәнлеген яхшы белгән кешеләрне Казаннан китертү Төмән ягының үтенече булган.

“Төмәнне алсак, ул безнең берлектә эшләгән корпункт. Ул - Татарстан белән Төмән өлкәсе. Андагы татар конгрессы үз ягыннан машина, бина бирде. Ә техник җиһазлар бездән булды. Менә шундый берлектә эшләгәндә ул килеп чыга”, ди Айтуганова.

Күпләр Татарстанга гына өметләнә


Миләүшә Айтуганова
Ә күп төбәкләр Татарстанга гына өметләнеп ята икән. Татарстан республика буларак һәм татар мәркәзе буларак үзе ачарга тиеш дигән фикер дә яшәп килә. Мәгълүмат алмашу, тарату һәркемгә дә кирәк. Татарстанга да, төбәкләргә дә, сибелгән татарга да. Айтуганова сүзләренчә, уртак тел табып төбәкләр белән берлектә эшләгәндә генә яңа бүлекләр барлыкка киләчәк.

“Төрле төбәкләрдән тәкъдимнәр бар. Без бер ел инде Пермь өлкәсе белән сөйләшүләр алып барабыз. Хәзер менә Самар өлкәсеннән тәкъдим бар. Ульян белән эшли башлаган идек, әлегә җиренә җиткереп булмады. Төп максатыбыз – безгә быел Уфада ачарга кирәк. Бу көннәрдә Татарстан Дәүләт шурасында бюджет карый башлыйлар. Уфа бүлеге ачу өчен шул бюджетка Татарстан тарафыннан да ниндидер акчалар салырга кирәк”, ди Айтуганова.

Русиядәге хәлләрне барлау мөмкинлеге арта

Билгеле булганча, төбәкләрдәге Русия дәүләт каналлары канаты астында ачылган радио һәм телетапшырулар кыскарып бик азга гына калды, я булмаса бөтенләй бетте. Мәскәүнең милли медага карашы әле дә уңай дип әйтеп булмый. Хакимиятләрнең “Яңа Гасыр” бүлекләре ачылуга карашы ничек, бу эш алар белән килешеп башкарыламы?

Төмәндәге бүлекне тәкъдим итү чарасына өлкәнең мәгълүмат департаменты башлыгы Новопашин да, милли эшләр комитеты рәисе Воробьев та, Русия дәүләт телерадиоканалының Төмән бүлеге җитәкчесе Омельчук һәм башкалар да килгән.

Ринат Насыйров сүзләренчә, кемдер бу бүлекне үзенә конкурент буларак күрә, ә түрә-кара өлкәдән китә торган хәбәрләргә “аны-моны сөйләп куймасыннар тагын” дип әзерәк шикләнеп тә алгандыр. Шулай да үзләрен бик позитив тотарга тырышканнар.

Миләүшә Айтуганова да Русиядә бара торган вакыйгаларны төрле өлкәләр белән чагыштырып карау мөмкинлеге артачак дип белдерә.

“Русиядә бара торган процессларны без хәзер берничә өлкәдә карый алабыз. Әйтик, Удмуртия, Мәскәү, Оренбур, Свердловски өлкәсе. Менә хәзер Төмән барлыкка килде. Харитәгә карасак, бу Русиянең күп өлеше. Бу өлкәләрдән килгән хәбәрләрне чагыштырырга мөмкинлек бирә. Телевидениянең хәзер Татарстан һәм татарлар гына түгел, ә федерал дәрәҗәдә эшләргә мөмкинлеге барлыкка килде. Ә эшләргә күп әле”, ди Айтуганова.

Төбәкләрдәге бүлекләр Татарстан акчасына һәм урыннардагы эшмәкәрләр ярдәменә корылган. Татарлар Мәскәү булганны бетермәсә генә ярар иде дип тели.

XS
SM
MD
LG