Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:56

Телләр: бетсәләр бетсеннәрме?


Влашки телендә җырлаучы "Зеянски" төркеме

Влашки телендә җырлаучы "Зеянски" төркеме

Хорватиянең Истрия ярымутравында берничә авылда истрия романнары атлы халык вәкилләре яши. Алар влашки телендә сөйләшә, дөресрәге кайчандыр сөйләшкән.

Хорват теле – славян төркеменә, влашки теле – роман төркеменә керә. Влахлар Истриягә XVI гасырда хәзерге Романия җирләреннән килеп урнашкан. Гасырлар үткәч хорват теле аларның сөйләмен басып киткән.

“Чын күңелдән изге теләкләремне белдерәм” хорватча менә ничек яңгырый:



Шул ук җөмлә влашки телендә:



Бүгенге көндә влашки телен белүчеләрнең саны 150 кешегә дә җитми.

Үзендә шушы милләт каны аккан Звездана Врзич Нью-Йорк университеты профессоры булу белән ана телен саклау чараларын күрә башлады. Аңа бу эштә Хорватиядә һәм аның читендә яшәүче телне белүче кешеләр ярдәм итә.

Галимнәр телнең кагыйдәләрен язып алып, сүзлекләр төзеп әдәбиятне архивларга туплаганда кайчан да булса зур бу хезмәтнең кемгәдер кирәк булачагына ышана.

Хорватиянең влашки телендә сөйләүче авылларында ана телен белүчеләр бик аз. 1997 елда төзелгән “Зеянски” җыр төркеме генә үз җырларын бер хорват сүзен дә кертми башкара:



Бу дөньяда мәңгелек бер ни дә юк. Биналар, мәдәниятләр, телләр юкка чыга. Алар онытылса да тормыш дәвам итәчәк. Әмма мондый тормышның кызыгы булырмы?

XS
SM
MD
LG