Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 20:54

Чечняның сөргендәге юлбашчысы Әхмәт Закаев Польшадан чәршәмбе Лондонга кайтты. Ул “Азатлык” радиосына Польшадагы тоткарлануы һәм чечня халкы бәйсезлеге хакында әңгәмә бирде. Ул үзен Русия белән Польша арасындагы сәяси уеннарының корбаны булды дип саный.

Әхмәт Закаев сүзләренчә, Польша җитәкчелеге һәм генераль прокуратура Русия җибәргән мөрәҗәгатькә игътибар итмәскә дә мөмкин иде. Чөнки шул ук мөрәҗәгать белән аны инде элек ике тапкыр тоткарлаганнар. Аның берсе Копенһагенда булды. Ә Бөекбританиядә мәхкәмә тикшерүләре бер елга якын дәвам иткән.

“Шуңа Европа Берлеге иле буларак Польша юридик яктан ул мөрәҗәгатьне кире кага ала иде. Әмма миңа калса юридик һәм хокукый өлкәгә караганда, сәяси як өстенлек алды. Шуңа Русиягә ярау өчен алар бу мөрәҗәгатьне эшкә җикте. Әлбәттә мин үземне бу очракта корбан дип саныйм. Чөнки Польша җитәкчелеге белән бу хакта без 5-6 ай элек үк килешкән идек. Һәм алар белән сөйләшкәннән соң гына без корылтайны анда уздырырга булдык. Русия исә мин анда катнашачагымны һәм гомумән корылтай узачагын белгәч, Польшага басым ясады. Польша, кызганычка, аларга ярарга тырышты”, ди ул.

Чеченнар бәйсезлектән баш тартмый

Польшага корылтайга Чечня бәйсезлеге өчен көрәшүче вәкилләр җыелган иде. Закаев бүген дә халыкара җәмәгатьчелектә әлеге мәсьәлә мөһим булып калуын әйтә. Һәм халыкара сәясәттә Чечня һәм бу темага карата зур үзгәрешләр күзәтелүен билгели.

“Беренчесе бу АКШ һәм Европа берлеге тарафыннан Косовоның бәйсезлеген тану, икенчесе Русиянең Абхазия һәм Көньяк Осетияне бәйсез дәүләтләр итеп тануы, өченчесе Һааг халыкара мәхкәмәсенең Косовоның Сербиядән аерылуы халыкара хокуки шартларга туры килә дип тануы. Чечня һәм чечен мәсьәләсе көн кадагында кала”, ди ул.

Шулай ук чеченнар арды һәм бәйсезлектән баш тартты дип әйтүе дөреслеккә туры килми дип саный. Аның фикеренчә, Чечня ул концлагерь.

“Ә концлагерьларда кешеләр үз гомерләре өчен көрәшә. Һәм алар ниндидер таләпләр белдерми. Моңа төп мисал булып яһүдләрнең Һолокосты тора. Алар да ул чакта Израил дәүләтен булдыру турында сөйләмәде. Чөнки гомерләрен саклап каласылары килде һәм саклап кала алдылар. Чеченнар беркайчан да бәйсезлектән баш тартмаячак. Ник дигәндә, бәйсезлек һәм азатлык идеясе ул Дудаев, Масхадов чыгарган әйбер түгел, бу һәрвакыт яшәячәк һәм тормышка ашканчыга кадәр вакыт-вакыт калкып чыгачак милләт идеясе”, ди ул.

Азатлык бары вакыт мәсьәләсе

Закаев әйтүенчә, Русия үзе дә Чечнядагы бүгенге хәлне үзгәртергә кирәклекне таный. Чөнки чечен проблемалары Русиягә кыйммәткә төшә һәм ул бары бер кеше кәефенә - премьер-министр Владимир Путинга гына бәйле булып тора.

“Зур сәясәткә чечен халкы каны һәм Чечня сугышлары аркылы килгән кеше бүген аны хата дип һәм ниндидер яна юнәлешләр табарга кирәклеген таный алмый. Һәм бары шуңа гына бу низаг дәвам итә һәм Путин Русиядә сәяси позицияләрне саклаганда әле дәвам итәчәк. Белмим бәлки бу тагын 12 ел булыр. Әмма дәүләт, милли азатлык хәрәкәте өчен 10 яки 12 ел ул бу көрәшне туктата алырлык кына вакыт түгел”, ди ул.

Закаев Чечняда халыкның бәйсезлек турында сүз кузгатмавы бу бары тик вакыт мәсьәләсе генә дип саный. Мисал өчен, 1944 елгы сөрген һәм чеченнарның 1957 елда кире кайтуларыннан 1990 елга кадәр чеченнар берни булмаган кебек яшәүләрен әйтә. Әмма 90нчы елдагы кечкенә генә ялкын инде 44нче елгы сөргенне дә искә төшерде һәм аннан соңгы килеп чыккан хәлләргә сәбәп булды.

“Ә соңгы ун елда булган вакыйгалар белән чагыштырганда 1944 елгы хәлләр ул әле бөтенләй дә берни булмаган икән. Бу хакта ул замандагы әби-бабайлар да сөйли. Чеченнар күңелендә сакланган бу хәтирәләр иртәме-соңмы һичшиксез шартлаячак. Әмма мин барлык инкыйлабларга да каршы. Минемчә, тагын бер инкыйлабны чечен халкы инде түзә алмаячак һәм бу милли фаҗигага әвереләчәк. Безгә бүгенге режимнан нормаль хакимиятле идарәгә күчү кирәк. Чечен халкы нәкъ шул юлны сайлаячак”, ди ул.

Русия белән Чечня арасында хәл ителмәслек мәсьәләләр юк

Узган елны Закаев Чечня хакимияте, Русия җитәкчеләре белән сөйләшүләр уздырыр дип көтелгән иде. Әмма ниндидер уңышка ирешү булмады. Закаев моңа җитәкчеләрнең икейөзлеге сәбәп булуын әйтә.

“Алар мине өйгә кайтарырга тырышлык күрсәткән кебек булды. Әмма мин кайтыр алдыннан каралачак мәсьәләләрне тикшерү эшенә керешкәч инде барысы да туктап калды. Беренче мәсьәлә Русия лагерьләрендәге кешеләр турында иде. Аларның саны 25 меңгә җитә. Моннан тыш Масхадов мәетен бирү, чечен сугышчыларының туганнарын эзәрлекләмәү мәсьәләләре. Әгәр без җәмгыятьнең бердәмлеге турында сөйлибез икән, әлеге мәсьәләләрне хәл итми торып, чечен җәмгыяте белән бердәмлек турында сүз йөртә алмыйбыз. Ә бердәм җәмгыять булдырмый торып, озак вакытка исәпләнгән бердәм сәяси платформа төзеп булмаячак. Бу юнәлештә барысы да терәлеп калды да инде. Чөнки бу өч мәсьәлә Мәскәү һәм дә инде Чечня карамагында булды. Ә Мәскәү бу мәсьәләләрне хәл итүгә әзер түгел иде. Шулай итеп, барысы да бетте”, ди ул.

Закаев сүзләренчә, чеченнар беркайчан да Русияне җиңү максатын куймады. Ә Чечня бәйсезлеге ул - иминлек гарантиясе.

“Заманында Путин: “Русия өчен Чечня статусы мөһим түгел”, диде. Һәм бу ике нигездән чыгып Русия һәм Чечня өчен дә отышлы булган юнәлешне табарга була һәм бу исә озак вакытлы килешүләргә юл ачачак иде. Аслан Масхадов имзалаган солых турында килешү бар. Шул ук килешү эчендә уртак саклану, икътисади мохит турында тагын бер килешү өлгесе барлыгы мәгълүм. Барлык бу мәсьәләләрне хәл итеп була иде. Һәм хәзер дә Русия белән Чечня арасында хәл ителмәслек мәсьәләләр юк. Барысын да бер өстәл артына утырып хәл итәргә була”, ди ул.

XS
SM
MD
LG