Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:07

Төньяк Кавказ республика депутатлары һәм сенаторлары Русия Дәүләт Думасына төбәк җитәкчеләрен президент дип атауны тыйган канун өлгесен кертте. Әлеге канун кабул ителсә, Татарстан һәм Башкортстан президентлары да төбәк җитәкчеләре генә булып калачак. Белгечләр исә канун өлгесе шул максаттан кертелгән дип саный.

Төньяк Кавказдагы республика җитәкчеләренең зур өлеше инде болай да "президент" исеменнән баш тартуын, йә баш тартырга әзер булуын белдереп куйган иде. Әмма аларга бу гына җитми икән - Татарстанның президентлыктан арынырга бик теләмәвен күргәч алар Мәскәүгә Казанны авызлыклау эшендә үз ярдәмен тәкъдим итә.

Төньяк Кавказ республика депутатлары һәм сенаторлары федерал Думага төбәк җитәкчеләрен президент дип атауны тыйган канун өлгесен кертте. Әлегә төбәк җитәкчесенең ничек аталуын төбәк үзе билгели иде, хәзер моны федерал хакимият дәрәҗәсендә тыярга телиләр булып чыга. Аларның бу адымга үз белдеге белән түгел, ә һаман да шул федерал президент идарәсеннән килгән киңәшләрне истә тотып баруы бик мөмкин.

Бу хәлләргә Чечня президенты Рамзан Кадыйроның тәкъдиме нигез булып тора. Нәкъ ул илдә бер генә президент булырга тиеш дип үз атамасын алмаштыруын сорап республика парламентына мөрәҗәгать иткән иде. Депутатлар аның бу мөрәҗәгатен хуплады һәм хәзер ул республика җитәкчесе дип атала.

Кадыйров артыннан ук башка Төньяк Кавказ республика президентлары да үз атамаларын алмаштыру эшенә кереште. Кайберләре инде моңа иреште, ә икенчеләрендә бу хәрәкәт дәвам итә.

Президент урынына җитәкче

Татарстан һәм Башкортстан гына бу адымга бармавын әйтте. Ягъни алар үзләрендә президент атамасы калачагын белдерде. Әмма Төньяк Кавказның 12 депутаты һәм Федерация Шурасындагы 11 вәкиле тәкъдим иткән канун өлгесе кабул ителсә, Рөстәм Миңнеханов һәм Рөстәм Хәмитовның киләчәктә инде республика җитәкчесе булып калуы гына да бик ихтимал.

Дәүләт Думасына әлеге тәкъдим белән чыккан Дагыстан, Ингуш, Чечня, Кабарда-Балкар, Карачай-Чиркәс, Якутия депутатлары һәм сенаторлары дәүләт башлыгы, ягъни Русия президенты исемендәге сүз башка җитәкчеләр атамасында булмаска тиеш дип саный. Алар “президент” сүзен “җитәкче”, “башлык” яки “хөкүмәт рәисе”нә алмаштырып канунга төзәтмәләр кертергә чакыра.

Канун өлгесенә беркетелгән аңлатма белешмәлектә исә күчеш чорын биш елга билгеләргә тәкъдим ителә һәм бу үзгәрешләрнең федераль казнадан чыгымнар таләп итмәячәге искәртелә.

Татарстанның тәртипләре Кавказныкыннан аерыла

Русия Дәүләт Думасының федерация һәм төбәк сәясәте комитеты җитәкчесе Виктор Усачев исә канун өлгесенә фикерләр 30 көн дәвамында кабул ителәчәген әйтә. Әмма ул әлеге документ барлык баскычалырны уңышлы гына үтеп кабул ителер дип ышана.

“Русиядә дөньядагы иң авыр федератив төзелеш. Безгә 13 президент түгел, ә берәү генә кирәк”, ди ул “Газета.ru”га.

Сәяси технологияләр үзәге башлыгы урынбасары Алексей Макаркин исә әлеге мәсьәлә федераль дәрәҗәгә бары Татарстан аркасында гына чыгарылган дип саный.

Аның фикеренчә, Кавказда вазыйфа бернинди әһәмияткә ия түгел, чөнки андагы җитәкчелек ул танылган берәр төркемгә карый.

“Ә Татарстанда тәртип башка. Аларның Мәскәү белән үзенчәлекле мөнәсәбәт, шулай ук алар үз дәүләтчелеге белән горурлана һәм моннан тыш республика да күпмилләтле. Башкортстанда да шундый ук хәл. Шулай итеп әлеге идея белән чыгучылар проблема тудырды. Аны чыгару кирәкмәс иде”, ди Макаркин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG