Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбә ябар өчен дә канун белү кирәк


Дәресне алып баручы хокук белгечләре
Дәресне алып баручы хокук белгечләре

Кешегә үз хокукларын яклау өчен, кануннарны белү кирәк. Әмма бүген җәмгыятьтә кешеләрнең юридик гыйлемнәре бик түбән дәрәҗәдә. Ә үз хокукларыңны, кануннарны белү тормышның һәр өлкәсендә, хәтта торак ремонтлау мәсьәләсендә дә бик мөһим.

Кешеләрнең нәкъ хокук өлкәсендә гыйлемнәрен арттыру өчен, Татарстан республикасының кеше хокукларын яклау вәкиле хокук дәресе үткәрде. “Торак-коммуналь ярдәм күрсәтү” темасына багышланган иде ул. Бирегә хокук яклаучылар, җәмәгатьчелек вәкилләре җыелган иде.

Дәрес иң гадидән: хокук яклау вәкилчелегенең эшчәнлеге турында мәгълүмат бирүдән башланды. Иң башта республиканың хокук яклаучысы Сәрия Сабурская чыгыш ясады:

“Без сәламәтлек саклау, белем бирү, торак-коммуналь ярдәм күрсәтү өлкәсендә кеше хокукы бозылу турындагы гаризалар белән эш итәбез. Безгә армия хезмәтендәге балаларының хокуклары бозылу турындагы гариза белән әти-әниләр дә килә. Соңгы ике айда инде 7 мөрәҗәгать килде. Без аларга ярдәм иттек, 7 баланың да хокукы якланды”, диде Сәрия Сабурская.

Хокук дәресенә кеше күпләп килде

Балалар хокукы өчен җаваплы вәкил вазыйфасы Русиядә үткән елның 1 сентябрендә генә булдырылган. Татарстанда исә мондый вазыйфадагы вәкилне бу елның 8 июлендә генә билгелиләр.

Дәрес барышында халыкка коммуналь ярдәмнәр, торак кодексы, аның кануннары турында сөйләделәр. Белгечләргә халык сорауларны да бик күп бирде. Аларның эчтәлеге күбесенчә торакны сыйфатсыз төзекләндерү турында иде. Казанда соңгы ике елда төзекләндерү эшләре бара. Әмма шулай да күп кенә йортларда әлегә ремонт ясалмаган, ә эшләнгәннәрендә, халык әйтүенчә, сыйфаты түбән.

Белгечләр халыкка үз торакларына хуҗа булуларын, хокукларын яклап, канун нигезендә эш итә алуларын әйттеләр. Залда хокук, торак кануннары белән таныш булучылар да бар иде. Алар йорт төзекләндерүчеләрнең еш кына хокук бозуларын әйтте. Хокук яклаучылар исә мондый очракларда, аларга мөрәҗәгать итү кирәклеген белдерделәр.

Хокук өлкәсенә кагылышлы дәресләр әле уку елы ахырына кадәр дәвам итәчәк. Алар һәр айның өченче шимбәсендә, “Казан Банкы”ның актлар залында узачак.
XS
SM
MD
LG