Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:23

Татарстан Дәүләт шурасының 23 сентябрьдә җанисәп уңаеннан кабул ителгән мөрәҗәгате Русиянең татарлар күпләп яшәгән төбәкләре парламентларына җибәреләчәк һәм Дәүләт думасындагы Татарстан депутатларына тапшырылачак.

Татарстан дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты башлыгы Разил Вәлиев: “Без берничек тә татар халкы язмышына битараф булып кала алмыйбыз”, дип белдерә. Дәүләт шурасы кабул иткән мөрәҗәгать нәкъ алар комитетында әзерләнгән. Алдан берничә варианты булган.
Бердәмлекне Бөтенрусия халык санын алу тагын бер кат раслар

Әлеге документта: “Татар халкының борынгы этник тамырлары күптөрле, шуңа күрә аерым төркемнәр үзләрен төрлечә атарга да мөмкин. Табигый ки, төрле төбәкләрнең тарихи, географик, социаль-икътисадый үзенчәлекләре, күп гасырлык гореф-гадәтләр аларның тормыш рәвешенә, тел һәм мәдәни үзенчәлекләренә йогынты ясамый калмаган. Әмма бу күптөрлелек аларга беркайчан да үзләрен бердәм татар итеп тоярга комачауламаган. Мондый бердәмлекне Бөтенрусия халык санын алу тагын бер кат раслар дип ышанабыз”, диелгән юллар да бар.

“Барсын да уйлап, дөньядагы вәзгыятьне дә, Русиядәге хәлләрне дә искә алып эшләнде. Монда без парламентның Татарстан Дәүләт шурасы, хөкүмәте, республика халкы исеменнән әйтергә вәкаләте булган мөрәҗәгатен кабул иттек. Безнең төп максатыбыз: татар халкын бердәм булуга чакыру”, ди Разил Вәлиев.

Әлеге мөрәҗәгать кабул ителгән карарда аерым бер юл итеп аны татар халкы күп булып яшәгән төбәкләр парламентларының һәммәсенә дә җибәреләчәк дип язылган. Андагы халыкка җиткерүне сораганнар. Мондый парламентлар Русиядә 60 тан артык.

Рәзил Вәлиев
“Без аларга сез тегеләй һәм болай эшләгез дип әйтә алмыйбыз. Әмма безнең бу мөрәҗәгатьтә бер нигезләмә бар. Ул да булса – мөрәҗәгать федерал канунга таянып кабул ителгән. 2007 елгы шартнамә – ул федерал канун. Русиянең төрле төбәкләрендәге парламентларда төрле карашлы кешеләр булырга мөмкин, әмма парламентлар Русия кануннарына каршы чыгарга кыймас дип уйлыйм”, ди Разил Вәлиев.

Дәүләт шурасы кабул ителгән мөрәҗәгатьне Русиядәге бөтен татар иҗтимагый үзәкләренә, милли-мәдәни оешмаларга да җибәрергә исәпли.

Мәскәү әлегә барыбер үзенекен итә

Татарстан Дәүләт шурасы 2002 елгы җанисәп алдыннан да мөрәҗәгать кабул иткән иде. Халык аны дөрес аңлады, мөрәҗәгатьнең файдасы булды, ди Разил Вәлиев.

Мәскәүнең Русиядәге татар халкына карата үз сәясәте. Булачак җанисәптә ваклау өчен узганындагы кебек 40лап кына түгел, ә 100дән артык код бирелгән. Мәскәү Казан үтенечен колагына да элмәс өчен төрле юллар эзли.

2002нче елгы җанисәпкә бер ел кала Русиядәге халыкларның исемлеге төзелгәндә Татарстан Дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты татарны бүлгәләүнең дөреслеккә туры килмәвен аңлатып Русиянең этнология һәм антропология институты җитәкчесе Валерий Тишковка хат юллаган иде.

Бу юлы тагын шундый ук эчтәлектәге хатлар Росстатка да һәм шулай ук Тишковка да киткән. Әмма бүгенгә кадәр Дәүләт шурасы комитеты икесеннән дә җавап алмаган. Разил Вәлиев сүзләренчә, алар телефоннан сөйләшкәндә дә, очрашканда да сез борчылмагыз, татар халкы югалмаячак, бергә булачак, дип тынычландырып килә икән.

2002 ел җанисәп нәтиҗәләре күз алдында. Разил Вәлиев сүзләренчә, татар халкы бу сынауны горур үткән, сынатмаган. Шулай да “югалтулар” да зурдан булды. 50 меңләп татар үзен башка исем белән күрсәтте, Башкортстандагы 130 мең татар башкорт итеп яздырылды.

Бәлки, мөрәҗәгатьне һәм хатларны җанисәп “уеннары” кыза төшкәнче үк Русия Дәүләт думасына язу кирәк булгандыр...

Әлегә “Без аның башка юлын уйладык. Безнең Русия Дәүләт думасына Татарстаннан сайланган 14 депутат бар. Әлеге мөрәҗәгатьне аларның кулларына да тоттырачакбыз. Бу мәсьәләне алар Русия Дәүләт думасында да күтәрергә тиешләр”, ди Разил Вәлиев.

Шулай да Разил Вәлиев халык исәбен алу өчен төзелгән комиссияләр татарлар алдында торган проблемага уңай мөнәсәбәттә булыр дип өметләнә. Ник дигәндә Татарстандагы комиссияне президент Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Русия комиссиясенә исә төбәкләрдән 4 кенә җитәкче кергән. Аларның берсе – Миңнеханов.

Дәүләт шурасы кабул иткән документ Татарстаннан беренче мөрәҗәгать түгел. Моңа кадәр Татарстан язучылар берлеге һәм Татар конгрессы да татар халкына мондый документлар әзерләп игълан иткән иде. Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмалары да берләшеп үзләренең мөрәҗәгатен кабул итте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG