Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:36

Уфа яны хәрби бүлегендәге фаҗигадә уллары үлгән ата-аналар гаделлек юллый. Балаларының үлемендә хәрби җитәкчеләрнең гаепле булуына шикләнми алар.

Уфа янындагы Бекет авылы тирәсендә урнашкан 6795 хәрби бүлектә булган фаҗига бар республика халкын тетрәндерде. Биредә ике солдат һәлак булды һәм берсе каты яраланды, имгәнүләр алды. 15 сентябрьгә каршы төндә үк булган коточкыч хәлне хәрби җитәкчеләр читкә чыгармаска тырышкан. Әлегә кадәр бу вакыйганы тәфсилле итеп аңлатучы юк.

Фаҗигадә ике егет һәлак була

6795 хәрби бүлек Эчке эшләр министрлыгына карый. Анда эчке гаскәрләрнең махсус максатларда кулланылган көчләре хезмәт итә. 15 сентябрьгә каршы төндә биредә сержантлар яшь солдатларга бронежилет кидереп күнекмәләргә алып чыга. Ни өчендер, машиналар йөри торган юлдан йөгертәләр хәрби егетләрне. Шул чакта юлдан Mitsubishi маркалы җиңел машина килеп чыга һәм солдатлар төркемен бәрдертә. Иң гаҗәбе шул – машина белән шушы солдатлар хезмәт иткән хәрби бүлек офицеры Александр Богушевич идарә иткән була.

Машина астында калган ике солдат – 19 яшьлек Радик Ишдәүләтов белән 20 яшьлек Павел Горин шунда ук һәлак була. Өченче солдат, 20 яшьлек Дмитрий Козлов, каты яраланып, хастаханәгә китерелә.

Хәрби җитәкчеләр юлда булган шушы фаҗига турында, гади бер очраклык дип, расларга тырышса, нәкъ менә Дмитрий Козлов дөреслекне сөйли. Хастаханәдә яткан башка авырулар әйтүенчә, хәрби бүлектән килгән офицерлар Козловка фаҗига турында “кирәгенчә генә” сөйләргә кушып, каты кисәтеп киткән.

Ата-аналар хакыйкатьне эзли


Һәлак булган солдатларның ата-аналары хәзерге көндә бу хәлләрне ныклап тикшерү һәм гаделлеккә ирешү өчен, адвокатлар яллаган. Адвокатлар фикеренчә, 15 сентябрь фаҗигасендә егетләрне төн уртасында алып чыгып киткән сержантлар гаепле. Алар исерек булган һәм яшь солдатларны Русия армиясендә киң таралган “бабайчылык” алымы белән”тәрбияләргә” уйлаган.

Һәлак булган егетләрнең берсе Радик Ишдәүләтовның әти-әнисе Мәләвез районындагы Троицки авылында яши, аның әнисе Зөлфия ханым да улының үлемендә хәрбиләр гаепле, дип исәпли.

“Без бу хәлләрне ныклы тикшертәчәкбез һәм хәрбиләргә җәза бирелүенә ирешәчәкбез. Башкаларга сабак булсын өчен дә эшлибез моны”, ди Зөлфия Ишдәүләтова.

Аның әйтүенчә, алар ире Наил әфәнде белән өч бала тәрбияләп үстергән. “Радик безнең бердәнбер улыбыз иде. Ике апасының да, безнең дә аның үлеменә әле булса ышанасыбыз килми”, ди Зөлфия ханым.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG