Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада нефть эшкәртү ширкәтендә шартлауда зыян күрүчеләр юк


Уфада урнашкан “Яңа Уфа” нефть эшкәртү ширкәтендә җомга көнне шартлау булды. Башкортстан гадәттәнтыш хәлләр идарәсе берләшмә хезмәткәрләренә зыян булмады һәм шәһәр халкына куркыныч янамый, дип хәбәр итте.

“Яңа Уфа” нефть эшкәртү ширкәте 1938 елдан бирле эшли һәм Башкортстандагы нефть эшкәртү берләшмәләре төркеменә керә һәм Русиянең иң зур нефть эшкәртү берләшмәләренең берсе санала. Елына берләшмәдә 17 миллион 400 мең тонна нефть эшкәртелә.

Берләшмәнең хуҗасы – “Башкорт Капиталы” ширкәте.
XS
SM
MD
LG