Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:30

БМО Генераль ассамблеясы утырышында чыгыш ясап АКШ президенты Барак Обама Вашингтонның тышкы сәясәтен яңа юнәлешләрен тәкъдим итте. Обама башка илләрдә диссидентларны төрәмләргә утыртканны, протест белдерүчеләр эзәрлекләнгәнне битараф кына карап утырырга ярамый дип белдерде.

Кушма Штатлар президенты Барак Обама Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясы утырышында бу икенче тапкыр чыгыш ясавы булды. Ул Кушма Штатлар кеше хокуклары, гаделлек һәм демократияне үсешен яклау өлкәсендә мөһим роль башкарачагын ассызыклады.

«Дөньядагы иреклек, гаделлек һәм тынычлык һәр шәхси кешенең иреклеге, гаделлеге һәм тынычлыгыннан башланырга тиеш. Кушма Штатларга килгәндә, бу әхлак һәм прагматик ихтыяҗ мәсьәләсе», ди ул.

Үзенең президентлык вазыйфасына керешкәндә Обама тышкы сәясәтендә кеше хокуклары һәм демократия мәсьәләсенә җиңелчә генә билгеләгән иде. Ул күбрәк АКШ икътисады һәм дәүләт иминлеге максатларына ирешү юлларына игътибарын юнәлтте.

Әмма пәнҗешәмбе ясаган чыгышында Обама инде Вашингтоның тышкы сәясәтендәге үзгәрешләрне тәкъдим итеп ул үз тырышлыгын башка илләрдәге сәяси һәм икътисади үзгәрешләргә бирәчәген әйтте.

«Элекке икътисади кризис чорында икътисади тотрыклылык өчен кеше хокукларын бозуга игътибар итмиләр яисә икътисади үсеш булса иреклек шул дип уйлыйлар иде. Дөнья буйлап җитәкчеләр ватандашлар хокукларын боза. Коррупция эшкуарлыкны чикли, демократик реформалар үз көченә эшләп китә алмый», ди ул.

АКШ кеше хокукларын яклау оешмалары белән хезмәттәшлеген арттыра

Обаманың яңа юнәлеше барлык дөньядагы кеше хокуклары өлкәсендәге җаваплылыкка игътибарны юнәлтте. Гәрчә ул репрессия режимы илләренең исемнәрен атамаса да, Венесуэла, Мисыр һәм Ирандагы гражданнар җәмгыятенә басымнар булуын тәнкыйть итте.

Обама шулай ук соңгы дистә елда тоталитар режимнан чыккан илләрне барлык дөньядагы гражданнар җәмгыяте һәм кеше хокуклары үсешенә игътибар итәргә чакырды.

Кушма Штатлар президенты хөкүмәткә карамаган һәм башка гражданнар җәмгыяте төркемнәренең дә мөһимлеген билгеләп уза. Ул Американың киләчәктә дә чит илдәге гражданнар белән эшләүчеләр һәм хөкүмәткә карамаган оешмалар белән хезмәттәшлеген арттырачагын әйтте.

Обаманың ярдәмчесе аның юнәлешен прагматик дип атады. Һәм аның күбрәк демократия үсеш алучы илләрдә кеше хокукларын яклау өчен тырышлык булдыруына басым ясавын ассызыклады.

Әмма тәнкыйтьчеләр Обаманың пәнҗешәмбе көнге чыгышы аның хакимияте тарафыннан гамәлдә кулланылачагы сорау булып калуын ассызыклый.

Аны инде БМОның Генераль ассамблея кысаларында булачак Обаманың Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев һәм Кыргызстан президенты Роза Отунбаева белән очрашуыннан ук билгеләп булачагын әйтәләр.

Кеше хокукларын яклау оешмалары Бакыны гражданнар иреген кысуда гаепли. Оппозиция вәкилләре, бәйсез журналистлар анда даими эзәрлекләнә һәм кулга алына. Төрмәгә утыртылган ике блоггерның туганнары бу атнада Обамадан Алиев белән очрашканда аларны азат итү өлкәсендә сөйләшүләр уздыруны сорап мөрәҗәгать итте.

Хокук яклаучылар шулай ук Кыргызстанның низагы нигезендә гадел мәхкәмә тикшерүләре уздырачагында шикләнә.

Шактый нефте булган Азәрбайҗан АКШ өчен мөһим икътисади төбәк булып кала. Шулай ук стратегик максатка ирешү, ягъни Әфганстандагы НАТО хәрбиләре хәрәкәте өчен дә Кыргызстан һәм Азәрбайҗанның мөһимлеге һәркемгә мәгълүм.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG