Accessibility links

Мәскәү һәм Екатеринбурда халык сайлау таләп итә


Мәскәү һәм Екатеринбурда шәһәр мэрларын билгеләп куюга каршы урам җыеннары узды. Халык үз башлыкларын үзе сайларга тели.

Екатеринбурда шимбә көнне көчле томан һәм яңгыр булуга карамастан шәһәр башлыгын сайлауны яклап урам җыены узды.

Шәһәр хакимиятләре идарә системын үзгәртеп мэр урынына "сити-менеджер" дигән вазыйфа булдыру нияте турында белдергән иде.

Шәһәр идарәчесен билгеләп куюга каршы бер меңләп кеше чыкты. Алар арасында Екатеринбурның танылган җәмәгать эшлекләре, журналистлар һәм җырчылар бар иде, дип хәбәр итә Азатлык радиосының Екатеринбурдагы хәбәрчесе.

Әмма чыгыш ясаучыларның күбесе гади халык вәкилләре булган.

“Хакимиятләрнең шул кадәр барысын да безнең өчен хәл итеп куюына ачу чыга. Ясалма сайлаулар ачу чыгара. Алар ниндидер хыялдагы бер җәмгыять төзи, үзләренең идарәчеләрен куя, без исә бер калыпта яшәп аларның күзенә карап торырга тиеш – көндез эшкә йөрергә, кичен кайтып телевизор карарга, сыра эчәргә. Иң зур хыялыбыз – кыйбатлы машина булырга тиеш,” дип сөйләде Екатеринбурда яшәүче Полина Макарова.

Екатеринбур шәһәр башлыгын сайлауны яклау кампаниясе интернеттагы блогларда киң җәелгән. Бүгенге урам җыенында шул блоглар авторлары да катнашты.

Владимир Милов
Мәскәүдә узган шундый ук чарада ике меңләп кеше катнашкан, дип хәбәр ителә. Аны Владимир Милов җитәкчелегендәге “Демократик сайлау” хәрәкәте оештырган. Милов, чарада катнашучылар Мәскәүнең хәзерге башлыгы Юрий Лужковка каршы җыелмады, дип белдерде.

“Халыкны Конституциядә каралган хокукларын яклау өчен берләштерү – төп максат шул”, диде Милов.

Бүгенге чара Русиядә Лужковка каршы Кремль оештырган, дип фаразланган мәгълүмат сугышы сүрәтендә үтте. Милов, мәгълүмат чаралары ниһаять оппозиция әйткәннәренә колак салып дөреслекне яктырта башлады, диде.

Мәскәүдәге җыен шәһәр хакимиятләре рөхсәте белән узды.
XS
SM
MD
LG