Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:03

Бу атнада 3 айлык ялдан соң 16 миллион төрек укучысы һәм 600 мең укытучы яңа мәгариф елын ачып җибәрде. Әмма яңа уку-укыту елында KPSS (персоналны сайлап алу өчен иҗтимагый имтихан) нәтиҗәләренә караганда, мәктәпкә эшкә билгеләнә алмаган укытучылар күп.

Төрек укучылары өчен сагынып көтеп алына торган җәйге яллар бу атнада тәмамланып, дүшәмбе көнне яңа 2010-2011 уку елы башланды. 16 миллион укучының 1 миллион 226 меңе әле тәүге мәртәбә мәктәп ишекләрен ачып керде.

Мәктәпләрдә уку системы быелдан башлап үзгә булачак. Чөнки атналык 30 сәгатькә тиң дәрес сәгате быелгы уку елыннан 25 сәгатькә калдырылды. Бу исә сабыйларга күбрәк социаль һәм иҗтимагый тормышка җайлашырга мөмкинлек бирәчәк.

Төркия мәктәпләрендәге яңалыклар болар белән генә чикләнми. Җәмгыятьтә күптәннән бәхәс темасы булган мәктәпкәчә белем бирү өлкәсенә дә шактый үзгәрешләр кертелде. Әйтик, мәктәпкәчә белем бирү системына кертелгән вилаять саны 32дән 57гә җиткерелде: мәктәпкәчә белем алудан файдаланучы төрек балалары саны 980 меңнән 1 миллион 100 мең укучыга артты. Белгечләр моны Төркиянең мәгариф өлкәсендә дә Европа Берлеге стандартларына туры килергә тырышуның бер нәтиҗәсе дип саный.

Әлеге уңай күренешләргә һәм тырышлыкларга карамастан, быелгы уку елы үзе белән кайбер җитешсезлекләрне дә алып килде. Мәгариф өлкәсендә электән дә булган иң зур проблемнарның берсе – ул да булса укытучылар җитешмәү. Ел буе бәхәсләр тудырган, укытучыларны эш урыннарына билгели торган, KPSS имтиханындагы хилафлыклар аркасында, аларны эш урыннарына билгеләү вакытлыча кичектерелде. Нәтиҗәдә бу оешманың җитәкчесе үз эшеннән китәргә мәҗбүр булды.

Бу проблемга чишелеш табу максатыннан контрактлы укытучыларны эшкә җәлеп итү юлы сынап каралды. Ләкин бу чара да мәсьәләне тулысынча чишә алмый, хәзерге вакытта саннары дистә меңнәр белән исәпләнә торган башлангыч сыйныф укытучыларына ихтыяҗ күзәтелә.

Төркиядәге яңа уку елы нинди үзгәрешләр алып килде, мәктәп дәреслекләрендә нинди яңалыклар бар,Төркиянең Европа Берлегенә керү омтылышы мәгариф системына ничек тәэсир итәчәк? Бу хакта без Төркиянең Истанбул шәһәрендә яшәүче һәм быел үз кызын башлангыч сыйныфка укырга җибәрүче милләттәшебез Алмаз Мифтахов белән фикерләштек.

Төрек илендә мәгариф системы үзгәрешләр кичерә

Алмаз әфәнде әңгәмәне соңгы елларда төрек мәгариф системындагы үзгәрешләрне аңлатудан башлады. Аның сүзләренчә, әлеге илдә балалар, уку елын 2 семестрга бүлеп, белем ала. Татарстандагы уку системыннан аермалы буларак, укучылар елга 2 тапкыр гына ял итә икән. Уку елының беренче өлеше сентябрь ахырларында башланып, ел ахырында тәмамлана, һәм 2 атналык кышкы ялдан соң, балалар июнь ае ахырына кадәр укыйлар.

Алмаз әфәнде сүзләренчә, төрек мәгариф системында соңгы елларда мәктәпкәчә белем бирүгә игътибар арткан. Быелгы уку елында барлыгы 16 миллион бала мәктәпкә киткән, бу сан Төркиянең гомум халык санының 20% тәшкил итә.

Соңгы еллардагы үзгәрешләрнең икенчесе – Төркиядә дәүләт мәктәплеренең кимеп, шәхси мәктәпләрнең артуында.

Шәхси мәктәпләргә килгәндә, алар соңгы елларда белем бирүне дә икенче бер систем белән алып бара башлаган. Ягъни балаларның сәләтләренә игътибар итеп, әйтик, сәнгатькә тартылган балаларны сәнгатькә, спортка хирыс балаларны спортка якынлаштыралар.

Алмаз әфәнде сүзләренчә, электән Төркиянең дәүләт мәктәпләрендә дәреслекләр бушка бирелми иде. Соңгы елларда исә Төрек мәгариф министрлыгы мәктәп дәреслекләре белән укучыларны тулысынча тәэмин итә һәм моның белән беррәттән мәктәп балаларының төшке ашларын да оештыра. Милләттәшебез сүзләренчә, моңарчы балалар төшке ашларын үзләре белән алып килә торган булган.

Төркия Европа Берлегенә омтыла

Алмаз Мифтахов сүзләренчә, Төркиянең елдан-ел Европа Берлегенә омтылышы мәктәп дәреслекләрендә дә бик яхшы чагылыш таба. Соңгы елларда Төркия үз мәгариф системын тәнкыйтькә тота. Бу бик яхшы күренеш, чөнки тәнкыйтьлисе әйберләр бар.

Төп проблемнарның берсе булып, балаларның мәктәпкә барып җитү мәсьәләсе тора. Бу проблемны чишү өчен мәктәп укучыларын автобус белән йөртү эше оештырылды. Бу сервис автобуслары аларны өйдән мәктәпкә генә түгел, кире мәктәптән өйгә дә алып кайта икән. Болар белән беррәттән мәктәпләрдә спорт өлкәсенә зур игътибар бирелә башлаган.

Мәктәп дәреслекләрендә дин дәресләре програмның ничә процентын алып тора дигән сорауга, Алмаз әфәнде бу дәресләрнең артык күп булмавын, динне тирәнрәк өйрәнергә теләүче балаларның махсус дини мәктәпләрдә белем алу хокукына ия булуын белгертеп узды.

Төркиядә күптән түгел булып узган референдумның нәтиҗәләре мәктәпләргә ничек тәэсир итәчәк?


Алмаз әфәнде сүзләренчә, бу референдум күбесенчә сәяси үзенчәлеккә ия. Референдумның төп максаты 1982 елгы хәрби түнтәрелеш вакытында язылган конституциянең кайбер маддәләрен үзгәртүдән гыйбарәт. Ләкин, әлбәттә, бу референдум алга таба мәктәпләргә йогынты ясамый калмаячак, дип белдерә ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG