Accessibility links

Таҗикстанның көнчыгышында чит ил сугышчысы үтерелгән


Таҗикстанның көнчыгышында дәвам иткән махсус хәрби чара вакытында чит ил сугышчысы үтерелгән.

Дәүләт телевидениесе мәгълүматларына караганда, тикшерү максатларыннан чыгып сугышчының исеме һәм ватандашлыгы хәбәр ителми.

1990 елларда совет җитәкчеләре белән сугышкан элекке таҗик оппозициясенең кыр командирлары төркеменә каршы башланган чаралар дәвам иткән чорда тугыз сугышчы үтерелгән.

Хакимият 19 сентябрь көнне 28 кешенең үлеменә һәм 12 кешенең яралануына китергән хәрби машиналар төркеменә һөҗүм җаваплылыгын аларга йөкли.
XS
SM
MD
LG