Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:29

Көньяк Корея Төньяк Кореяга ярдәм җибәрәчәк


Көньяк Корея көчле су басулардан зыян күргән Төньяк Кореяга азык-төлек ярдәме җибәрәчәк.

Сишәмбе көнне Көньяк Корея хөкүмәте җиде миллион долларга исәпләнгән ярдәм җыелмасын расларга тиеш.

Азык-төлек, медицина кирәк-яраклары Кызыл Хач оешмасы ярәмендә билгеләнәчәк.

Августагы су басу һәм сентябрь башындагы зилзилә нәтиҗәсендә Төньяк Кореяда меңнәрчә йорт, юллар, уңыш су астында калды. Үлүчеләр турында төгәл мәгълүмат юк.

XS
SM
MD
LG