Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты Дмитрий Медведев Пекинга килде


Кытайга өч көнлек сәфәре барышында Русия президенты Дмитрий Медведев Пекинга килде.

Кытайга рәсми сәфәрен Медведев Далянь шәһәрендәге урыс хәрби зиратына зыярәт итүдән һәм совет хәрбиләре һәйкәленә чәчәкләр куюдан башлады.

Дүшәмбе Русия президентының Кытай республикасы җитәкчесе Ху Цзиньтао һәм хөкүмәт башлыгы (Дәүләт Шурасы) Вэнь Цзябао белән очрашачак.

Сәфәр барышында сәүдә-икътисади үсеш, нефть-газ өлкәсендәге хезмәттәшлекне арттыру документларын имзалау күздә тотыла. Шулай ук ик ил башлыгы киләсе елга Русиядән Кытайга нефть киләчәк "Сковородино-Дацин" яңа нефть үткәргече ачылышында катнашыр дип көтелә.

Медведевның килү уңаеннан Пекинда Русия мәдәни үзәге ачылачак.

Шула ук Русия президенты “Экспо-2010” бөтендөнья күргәзмәсен караячак.
XS
SM
MD
LG