Accessibility links

Наркотик куллануны тикшерү: Татарстан мәктәпләрендә яңа тәртип


Быел Татарстанда югары сыйныф укучылары арасында наркотик куллануга бәйле тикшерүләрне кырысрак уздырачаклар. Әгәр элек тикшерү узачагын алдан хәбәр итсәләр, хәзер табиблар укучыны теләсә кайсы вакытта тест узарга мәҗбүр итә алачак.

Шулай итеп быелгы наркотикка тикшерүләр тәртибенә яңалыклар кертелә. Табиблар теләсә кайсы сыйныфка кереп укучыны тест узарга мәҗбүр итә алачак. Моннан тыш алар яшьләр белән наркотикның зыяны турында сөйләшүләр дә уздырачак.

Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиевнең Русиядәге барлык югары уку йортлары һәм мәктәптәге өлкән сыйныф укучылары наркотикка тикшеренү узарга тиеш дигәннән соң, тестлар инде берничә ел уздырыла. “Комсомольская правда” язуынча, хәзер ул Татарстан Дәүләт Шурасы карары нигезендә үткәрелә.

Моннан ике ел элек 19 яшьлек Михаил Киндер аны наркотикка тикшерү узарга мәҗбүр итәләр һәм бу тестны үтмәү сәбәпле, имтиханга кертмиләр дип мәхкәмәгә шикаять иткән иде. Ләкин бу хәл яңгыраш алгач, университет барысын да тиз генә “җайлап куйды” һәм Михаил үз шикаятен кире алды.

Наркотик тикшеренүләренә каршы булучылар, бу алымның уңай нәтиҗәсенә шикләнә.

“Чынлыкта наркотик кулланучылар саны аз ачыклана. Ә тикшерү уздыру өчен тотыла торган акчалар бик зур. Шуңа беренче чиратта, бу чараларны уздыру чыннан да мөһимме икән”, дигән иде “Азатлык”ка Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов.
XS
SM
MD
LG