Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең "яңа дворяннары"?


Көнбатышта Русия Федераль иминлек хезмәте ФСБ турында күп кенә серләрне ачучы яңа китап чыкты. «Яңа дворяннар» исемле бу китап Русиянең үзендә сатылмаска охшый.

Журналистлар Андрей Солдатов һәм Ирина Бороган ФСБ хезмәткәрләрен «яңа дворяннар» дип атый. 2000 елның декабрендә "Комсомольская Правда"га интервьюда ФСБның ул чактагы башлыгы Николай Патрушев та оешма хезмәткәрләрен акчага кызыкмаучы "яңа дворяннар" дип атаган булган. Китап авторлары Владимир Путин чорында бу хезмәтнең элекке КГБдан да көчлерәк һәм куркынычрак оешмага әверелүе турында яза.

Авторлар китапка бары тик расланган мәгълуматларны гына туплауларын белдерә.

Мәсәлән, 2006 елда Лондонда полоний белән агулап үтерелгән элекке ФСБ хезмәткәре Александр Литвиненконың 1999 елда Мәскәүдәге йортларны шартлату артында Путин торган дигән сүзләренә китап авторлары тукталып тормаган. Ул чакта шартлаулар 300-ләп кешенең гомерен өзгән иде. Шартлаулар алдыннан гына премьер-министр вазифасына билгеләнгән Путин моның өчен чечен террорчыларын гаепләп аларны «бәдәфтә дә манчырга» вәгъдә итте. Литвиненко Путинның нәкъ шуның аркасында каһарманга әверелеп хакимиятне үз кулына алуы турында тәкърарлаган иде.

Солдатов белән Бороган ФСБның Русиядәге тормышның барлык якларына да, киңкүләм мәгълумат чараларына, эшмәкәрлеккә, интернетка да ныклап үтеп керүе турында яза. Алар фикеренчә, ФСБ КГБдан ике мөһим нәрсә белән аерыла – махсус хезмәтләргә карата сәяси контроль күпкә йомшарган һәм җитәкче генераллар җиргә, күчемсез милеккә, хосусый эшмәкәрлеккә ия миллионерларга эверелгән.

Алар язуынча, 2006 елда Дәүләт Думасы депутаты Виктор Алкснис хөкүмәт тарафыннан Рублевкада хосусый төзелешләр өчен 99 акр җир бүленгәнлеген ачыклаган. Ул җир 90 өлешкә бүленгән. Шуларның 38-е өчен ФСБның җитәкчелеккә матди ярдәм фондыннан акча түләнгән һәм ул җирләр ФСБның элекке яки эшләвен дәвам итүче югары җитәкчеләренә бирелгән. ФСБ җитәкчеләре ул җирләрдә совет чоры җитәкчеләренең тыйнак дачалары белән һич тә чагыштырып булмаслык мәһабәт колонналы сарайлар салып куйган.

Солдатов белән Бороган бу эшне тикшергәндә сатып алу документларында ФСБ генералларының исемнәре һәм вазифалары аталмаганлыгын ачыклаган. Документларда бары тик аларның бу оешмада 15 елдан артык эшләгәнлеге генә белдерелгән.

Китапта илнең кем кулында булуын күрсәтүче мондый мисаллар шактый.
XS
SM
MD
LG