Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:56

Фәлестин тынычлык сөйләшүләре турында гарәп илләре белән киңәшләшәчәк


Бүген Көнбатыш Ярда яһүд утарлары төзүне тыю мөддәте чыгу белән былтыр тукталган яһүд төзелешләре яңарды.

Фәлестин идарәсе башлыгы Мәхмүт Габбас Израил белән турыдан-туры сөйләшүләрне дәвам итү-итмәү турында гарәп илләре җитәкчеләре белән киңәшләшәчәген белдерде.

Габбас вәкиле әйтүенчә, киңәшләшү 4 октябрьгә билгеләнгән.

Аңа кадәр Фәлестин идарәсе Израилнең Көнбатыш Ярда яһүд утарлары төзелешен тыюны бүгеннән гамәлдән чыгару карарына бәйле бернинди адым да ясамаячак.

Фәлестин ягы, әгәр дә Израил тыю мөддәтен озайтмаса, сөйләшүләрдән чыгачагын берничә мәртәбә белдергән иде.

Бүген Израил премьер-министры Беньямин Нетаньяһу фәлестин ягын тынычлык сөйләшүләрен дәвам итәргә чакырды.

XS
SM
MD
LG