Accessibility links

Төньяк Кавказда сугышчылар җитәкчесе кулга алынуы әйтелә


ФСБның җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр хезмәте Төньяк Кавказда сугышчылар җитәкчеләренең берсе Исса Хашагульговның кулга алынуын белдерә.

Хашагульгов Ингушетиядәге “Имарат Кавказ” исемле сугышчан төркем җитәкчеләренең берсе диелә.

Ул рөхсәтсез корал сәүдәсе белән шөгыльләнүдә шикләнелә. Аның башка җинаятьләрдә катнашу мөмкинлеге дә тикшерелә.

Хашагульгов шимбә көнне кулган алынган булса да, ФСБ бу турыда бүген генә хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG