Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты бүләген “Сәрдәрия”ләргә бирде


Миңнеханов һәм Мишарин "Сәрдәрия"ләр белән
Миңнеханов һәм Мишарин "Сәрдәрия"ләр белән

22-25 сентябрьдә Свердлау өлкәсендә “Түгәрәк уен” III Бөтенрусия фольклор фестивале үтте. Анда төрле төбәкләрдән 44 иҗат төркеме катнашты.


Казан белән Екатеринбур арасы машина юлыннан барганда 900 чакрымлап чамасы. “Эх тә итми барып җиткән идек, кайтканда гына авыррак булды, чөнки фестивальне йомгаклаган гала-концерттан соң төнгә каршы юлга чыгарга туры килде”, дип белдерде әлеге чарада катнашкан иҗат төркемнәре. Казаннан кузгалган 4 автобус бу юлны 18 сәгатьтә үткән. Мәдәният министрлыгы аларны арендага алып торган иде.

Фольклор фестиваленең иң зур бүләге дә автобус иде. “Фиат-Дукато” машинасы сертификатын Татарстан президентны Рөстәм Миңнеханов Русиянең иң яхшы татар фольклор төркеменә тапшырды.

“Сәрдәрия”гә яше-карты йөри

“Сәрдәрия ансамбле – ул безнең бөтен коллективларның маягы. Бу төркем дәрәҗәсенә ирешү безнең киләчәк”, дип белдерде Татар дәүләт фольклор үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова.

Свердлау өлкәсенең Түбән Сырга районы Әрәкәй авылында оешкан “Сәрдәрия” Халык җыр һәм бию фольклор ансамбле, Ульян өлкәсенең Иске Кулатка районында үткән беренче фестивальдә, катнашучыларның исләрен алып, гран-прига лаек булган иде. Фестиваль тәртипләренә күрә, алар алга таба “Түгәрәк уен”да катнашсалар да, бәйгегә чыга алмый.

Төмәндә үткән II икенче фестивальдә җиңгән Шыкча авылының “Шытыр-шатыр” фольклор ансамбле дә нәкъ шушы дәрәҗәле “язмышка дучар”.

“Сәрдәрия”ләргә килгәндә исә, III фестивальнең жюрие дә Татарстан президенты бүләге нәкъ аларга бирелгәнгә “дөреслекнең тантана итүе” дип әйткән.

“Сәрдәрия” татарны берәштерә торган төркем дип әйтергә була. Ансамбьлгә 22 яшьтән алып 88 яшькә кадәр 6 авылдан 75 кеше йөри. Әле хәзер дә беренче буын сәхнәдән төшми. Алар белән бергә дүртенче буын бии. Бу халык гореф-гадәтләрен саклауның нәсел-нәсәпкә, киләчәк буынга җиткерүнең бүгенге иң эфектлы чарасы”, ди Җәүһәрова.

Президент татарча гына сөйләгән


Җәүһәрова сүзләренчә, Татарстан президенты да үзенең чыгышы вакытында татарча матур итеп халык иҗатын буыннан-буынга күчерү ягына игътибар иткән. Дөрес, гала-концертның беренче рәсми өлеше екатеринбурлар теләге белән бары тик урыс телендә генә барган. Сәхгә ачылып китүгә үк Урал дәүләт академия халык хоры урысча “Рәхим итегез!” (“Добро пожаловать!”) дигән җыр башкарган.

“Татарстан президенты чыгышын зал бик сокланып, үзенеке кебек кабул итеп утырды. Миңнеханов әйткән сүзләр безнең күңелебездәге сүзләр иде. Безнең халкыбызның җырларын ул “әти-әни җыры”, “әби-бабайның көе - гөрефе, гадәте” дип басым ясап әйтте.

Әгәр мондый фестивальләр үткәрәбез икән әти-әниебезнең, әби-бабызның хәтере; балачактан ишетеп үскән җырларыбыз; әбиләр сөйләгән сүзләр һәм өлкәннәрнең гадәтләре саклана, дип белдерде. Бу фестивальнең Урал җирендә булуына без бик шатланыбыз, дип бердән, 500 катнашучыны сөендергән булса, икенчедән, без оештыручылар өчен җитәкчелек тарафыннан аңлау гына түгел, ә күңеле һәм рухы белән дә кабул итүне тою – зур шатлык булды”, ди Җәүһәрова.

Җанисәпнең үтемле чарасы

Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева да чарадан соң, “Түгәрәк уен” фестивальләре башланганына 3 ел гына узуга карамастан, Татар дәүләт фольклор үзәге хезмәткәрләре тырышлыгы белән, соңгысының бигрәк тә бик югары дәрәҗәгә күтәрелүенә игътибар иткән. Җанисәп алдыннан үтә торган чаралар арасыннан иң үтемлесе һәм нәтиҗәлесе буларак бәяләгән.

“Төрле этник төркемнәрдән җыелган 500 татарның бергә булуы һәм бер залда аларның дәррәү кул чабулары һәр төбәктән килгән, җыр халык иҗатының бик мөһим икәнен күрсәтә. Мисал өчен, “Арча”җыры уртак хәзинә. Ә “Пускамин” җырын беренче тапкыр ишеттек, баксаң ул да үзебезнеке икән. 500 кеше бер гаилә булып яшәп китте. 500 кеше 500 гаиләгә кайтып китте”, ди Җәүһәрова.

Төркиядә сакланган себер җырлары

III фестивальнең гран-приен Омски өлкәсенең Большеречье районы Үләнкүл авылының “Наза” ансамбле яулады. Алар узган гасыр башында Омски, Төмән якларыннан бәхет эзләп Төркиянең Бөгределек авылына чыгып киткән һәм шунда сакланып калган бәет-җырларны, аларның гасырга якын туган якларын сагынып өзгәләнүләрен күрсәтте.

“Бөтен зал елады. Татарның сагынуының ни дәрәҗәдә булуын күреп күзләребез шешенеп бетте. Без анда бәетләр дә ишеттек. Сагышның чиксез булуын аңладык. Мөһәҗирләр алып киткән җырларның яңадан кайтуын күрдек”, ди Җәүһәрова.

Икеара тагын да якыная

Мәдәни багланышлар икътисадый бәйләнешләрне ныгыта, дигән сүзләрне соңгы вакытта ешрак ишетергә туры килә. “Түгәрәк уен” фестиваленә баргач Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Свердлау өлкәсе губернаторы Александр Мишарин ике арада сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешү имзалады.

Миңнеханов белән Мишарин Казан - Екатеринбур арасындагы зур тизлектәге тимер юл булдыру турында да сөйләшкәннәр.

Бу проект тормышка аша калса, Татарстанның халык иҗатын башкаручы төркемнәре Екатеринбурда тагын берәр зур чара булган очракта автобусларга төялеп 18 сәгать түгел, ә яхшы тимер юл вагоннарында 4-5 сәгать эчендә анда барып җитә алачак.
XS
SM
MD
LG