Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:35

Төмән өлкәсе мөфтие Фатыйх хәзрәт Гарифуллин Русиядә мөселманнарны кимсетү бара дип саный. Ул узган елны мөселманнарга православ чиркәвендә намаз укуга рөхсәт бирүне сорап Урыс православ чиркәве патриархы Кириллга мөрәҗәгать иткән иде.

Фатыйх хәзрәт Гарифуллин мөселманнарның Русия үсешенә зур өлеш кертүен әйтә. Аерым алганда ул беренче һәм икенче дөнья сугышы вакытларында мөселманнарның аеруча да каһарманлык күрсәткәнен искә ала. Мисал өчен Рейхстаг түбәсенә беренче аләмне дә нәкъ татар мөселман кешесе кадаганын әйтә.

“Мин болар хакында интернетта да язган идем, әмма миңа каршы чыктылар”, ди ул.

Гарифуллин сүзләренчә, мөселманнарның керткән өлешен истә тотарга кирәк. Һәм киләчәктә дә ватанны саклаганда нәкъ аларның кирәк булуы ихтималлыгын искәртә.

Әмма бүгенге көндә ул Русиядә мөселманнар кимсетелә дигән фикердә. Беренче чиратта бу аларның гыйбадәт кылу урыннары җитмәү белән бәйле булуын әйтә.

“Мәскәүдә 800 чиркәү бар, ә патриарх Кирилл тагын 200не төзибез дип әйтте. Димәк бер мең чиркәү булачак. Ә мәчетләрнең саны бары биш кенә”, ди ул.

Фатыйх хәзрәт Мәскәүдә җомга һәм бәйрәмнәр вакытында меңнәрчә мөселманнарның урамда намаз кылуын искә ала. Һәм нәкъ шул күренеш аны патриарх Кириллга хат язарга этәргән.

“Әлбәттә мин каршылыкка очрыйсын белдем. Ләкин бит мөселманнарга бары каберстанда, бәдрәфтә һәм мунчада гына намаз укырга ярамый. Минем яһүдиләрнең синагогасында да намазлар укыганым бар. Анда төрле очрашулар була, намаз вакыты җиткәч мин барып укып киләм. Моны барысы да белә. Билгеле, Кириллга хат язганда мин аны “кытыклап карау” максатыннан эшләдем дияргә була. Ләкин бит чиркәүләрнең күбесе буш торуы мәгълүм”, ди ул.

Себердә дә чиркәүләр арта, мәчетләргә акча юк

Фатыйх хәзрәт үзе яшәгән Төмәндә дә чиркәүләрнең яңгырдан соңгы гөмбәләр кебек “үсеп чыгуын” әйтә. Ул аларның затлылыгы, алтын белән йөгертелүенә искә алып аңа шактый акчалар тотылуын искәртә.

“Төмәннән 240 чакрым урнашкан Тубыл шәһәрендә дә инкыйлабка кадәрге 30 чиркәү бар иде. Аларның һәммәсе дә яңадан төзекләндерелде һәм алтын белән капланды. Анда миллион гына түгел, миллиардларча сум тотылгандыр. Ә Тубыл шәһәре астындагы бердән-бер мәчеткә инде ничә еллар ярдәм сорыйбыз, бары быел гына ремонт эшләре башланды. Мәчетләр төзү яки урын бирүгә исләре китми”, ди ул.

Чечня мөфтие Төмән мөфтие фикеренә каршы чыга

Мөселман руханиларның намаз уку өчен православ чиркәүләрен тәкъдим итүе дә нәкъ шуның белән бәйле. Әмма Чечня мөфтие моның белән килешми. Солтан Мирзаев чиркәүдә дә намаз уку тәкъдименә тәнкыйть белдерде.

Аның фикеренчә, бу күпчелектәге православларга янау һәм Мәскәү хакимиятен куркыту булып тора.

“Мондый белдерүләр мәгънәсез һәм урынсыз. Чөнки зыяннан башка алар мөселманнарга берни бирми. Әлеге чаралар ислам һәм шәригать тарафыннан тәнкыйть ителә”, ди Мирзаев.

Ләкин Гарифуллин бу фикерләрнең чарасызлыктан тууын әйтә.

“Ул алайса дөрес юлны күрсәтсен. Чечняда әлбәттә җиңел, чөнки Мәскәү тарафыннан аңа күп акчалар килә. “Шөкер” дип кенә әйтәсе. Ә Мәскәү, Себер якларында мәчет төзү проблемасын кискен тора. Менә хәзер 15 ноябрьдә Корбан бәйрәме башлана. Ул вакытта инде кар ява. Халык ничек урамда намаз укырга тиеш? Бу бит инде куркыту түгел. Ярар чиркәүләрне бирмәсәләр, алайса мәчет өчен бина бирсеннәр”, ди ул.

Мөселманнар хокуклары армиядә, төрмәләрдә дә бозыла

Фатыйх хәзрәт мәчет төзү өчен урын бирмәүдән тыш, Русиядә мөселманнарны кимсетүнең башка юллары да кулланыла дип саный. Аерым алганда ул мәктәпләрдә православ дине нигезләре укытылуын, армиядә, төрмәләрдә “изге су сибү”не атап уза.

Мисал өчен бу көннәрдә патриарх Кирилл Камчаткада, Сахалинда һәм башка төбәкләрдә чиркәүләргә нигез салып, дини уку йортларын ачып кайтты.

“Ул православ динен тарату өлкәсендә зур эшләр эшләп йөрде. Әгәр дә без мөселманнар йоклап ятсак, безне таптап бетерәчәкләр”, ди Төмән мөфтие Фатыйх хәзрәт.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG